Рөстәм Миңнеханов Чаллыда православие һәм мөселман мәктәпләре ачарга тәкъдим итте

Чаллыда балаларга гаиләдә белем бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә шундый формада укучы малайлар һәм кызларның саны 200дән артып китә. Балалар мәктәпкә йөреп сыйфатлы белем ала алсын һәм аларга социальләшергә мөмкинлек бирү өчен шәһәрдә православие һәм мөселман мәктәпләре ачарга кирәктер, мөгаен.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советының V утырышында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.

«Безне гаиләдә белем бирү мәсьәләсе бик тә борчый, бүген Чаллыда 224 бала шундый формада белем ала. Гаддәттән тыш очракларда бу мөмкин әйбер. Әмма шунысын да аңлагыз: мондый балалар өчен социальләшү мөмкинлеге юк, тәҗрибә күрсәткәнчә, анда әзерлек һәм белем бирү дәрәҗәсе бик түбән. Бу проблеманы хәл итәргә кирәк», — дип искәртте Миңнеханов.

«Казандагы кебек православие мәктәбе ачылуына каршы килмибез — анда дини принциплар буенча да эш итәләр, шул ук вакытта барлык федераль стандартларны да үтиләр. Шундый ук принципка корылган мөселман мәктәбе дә ачарга мөмкин», — диде Миңнеханов.


Фикер өстәү