Аһ, Сәлимә, Сәлимә…

Хикәя

Сәлимәне беләсез ич инде? Безнең күрше кызын? Гомер су кебек ага инде ул. Дүртенче ае китте, иеее… Төскә-биткә дөңгердәтеп тотып сөярлек мәхәббәт төенчеге булса да, холык мәсьәләсендә үзгәрми тагын үзе… Карактер тык карактер! Шундый ук дөңгердәтә торган – ул урамга чыкса, светофорларның күзләре тартыша башлый, этләр-мәчеләрдән җилләр исә. Чөнки тавыш дигәннәре бала йоннарын кабарта торган – кисеп-кисеп, уеп-уеп.

Светофор бәхетле ул үзе тагын – Сәлимә урамга көндезләрен генә чыга. Ә менә дивар аркылы күршеләр, җанкисәкләрем… Төнге уникеләр тирәсендә уяна Сәлимәкәй (яки йоклап та тормыймы соң шунда) һәм давай бөтен нербыларны дәррәү бер сызыкка бастырырлык арияяя. Ууу, теге бала йоннары… Кул-һу-аллаһуларны да укыйбыз, әннәсләрне дә. Сарыкларны саный-саный буталып бетеш, инде ике көтүлек санап чыктым гына дисең… Өзми-куймый-туктамый гына бит Сәлимә.

Хәзер теше чыга дип гөманлыйм инде мин үземчә – төнлә икешәр сәгать чурылдый-чурылдый еламас иде татлы алма бәлеше. Берсеннән-берсе кечкенә өч бала анда, әнкәләре дә арый торгандыр инде, әти дигәннәре килсә – кунак, китсә – ерак, димме. Өч хатынлы мөселман инде, кыскасы. Орчык кадәр генә гәүдәле әнкәләре иртән иртүк, өч баласын җыеп, икесен бакчага озатырга китә. Без кечкенә бала күргәннәр анысы, елагына да ияләнеп беттек – ә менә безнең биш яшьлек туганый – Әминүшкә Сәлимәнең төнге кәнсиртләре тулаем стресс.

Соңгы араларда безнең чирләп торыш. Шуңа төнлә үзебездә дә йокы өстән-өстән генә. Әминә Мәһдиев повестендагыча тыңкыш борын, төне буена маңка белән көрәшәбез, ул судыр, чәйдер, компоттыр ише нәстәдән гарык, кем әйтмешли. Ә монда – күршедә теге кәтүк елый. Әминә тавыш ишетелүгә үк тавык төсле кортлана башлый, кыбырсау – үртәлүгә, үртәлү катгый карарлар кабул итүгә этәрә. «Бәлки, без аларга керербез?», «Бәлки, аңа берәр нәрсә кирәктер? Бәлки, ул әйбер бездә бардыр?», «Әйдә үзебезгә алып чыгабыз, әнием, мин кулда күтәреп йөртермен», «Да, нинди хәл соң инде бу – алар бала карый белмиләр!»  кебек тәнкыйть пулеметтан сиптереп кенә тора…

Мин моңа җайлап аңлатам инде, «Мөгаен, бәби Сәлимәнең теше чыгадыр, кызым. Юкса болай озак итеп еламас иде, теш казналары сызлауга түзә алмыйдыр ул кечтеки җимеш»…

Мин әйтеп бетерергә өлгермим, Сәлимә теге тешләрне сызлата башларлык аккордларга күчеп, ариянең кульминацион тау өстенә менә: әллә арада дивар бар, мәйтәм, әллә юк. Ярсый-ярсый, кисә торган тавышы, «тешләгән җиреннән өзәм» дигән карактер җылылыгы белән бөтен күрше-тирәне үрә бастыра.

Әминә башта миңа шикләнеп багып куя, аннан тагын бер кат арияне тыңлый, йөзенә-төсенә кызгану, шул ук вакытта самими ярату чаткылары чыга. Аннан инде, башка тәгълиматның булмавын берәгәйле расларлык, иң югары көчкә ия мөһер белән бастырып, нәтиҗә сипләп куя:

-Син үзең дә бәби төсле, әнием. Чыккан тешкә кем шулай еласын инде. Шул чыккан бердәнбер теше аркасында чупа-чупс бирмиләрдер әле! Шул бит инде сез – тешең сызлый, тешең сызлыыый…

 

Гөлнара Җәлилова


Фикер өстәү