Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» заводы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

Бүген «КАМАЗ» Россиядә йөк машинасы төзелеше өлкәсендә лидер булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче «КАМАЗ» автомобиле чыгарылуга 45 ел тулуга багышланган тантаналы чарада хәбәр итте. Чара Чаллыда Автозаводның төп җыю конвейеры мәйданчыгында узды, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

«Бик катлаулы чорда, кискен конкуренция шартларында «КАМАЗ» предприятиесе базарда үз урынын җәелдерә бара. Бу системалы эш, безнең ветераннар шуңа нигез салып калдырган. Без «КАМАЗ» заводы белән горурланабыз, сезгә алга таба да үсеш телибез», — диде Татарстан Президенты.

Чараның тантаналы өлеше кысаларында заводның беренче төзүчеләрен һәм хәзерге хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Рөстәм Миңнеханов камазлыларга һәм завод хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Кама автомобиль заводы («КАМАЗ») төзелеше 1969 елның 13 декабрендә башланган. Автогигант рекордлы срокларда төзелгән һәм 1976 елның 16 февралендә үк конвейердан беренче йөк машинасы – КАМАЗ-5320 чыга. «КАМАЗ» ның беренче машинасы озак еллар Башкортстанда эшләгән, аннары аны сатып алганнар, торгызганнар һәм хәзер ул заводның кыйммәтле музей экспонаты булып тора.


Фикер өстәү