Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

Кукмара районының Лельвиж авылында яшәүче 18 яшьлек Павел Порфирьев өстенә урман мәчесе ташланган. Ул Яниль авылында урнашкан Кукмара аграр көллиятенең 4 курсында белем ала. Башта егет урман герое белән фотога да төшергә теләгән, тик соңыннан аның белән шаярмаска булган.

– Якшәмбе кич иде ул. Дискотекадан өйгә җәяүләп кайтып бара идем. Без инеш буенда яшибез. Башта арттан кеше йөгергән тавыш ишеттем. Ул–бу күренмәде. Берзаман җилкәмдә батырылган тырнакларны тойдым. Эттер бу дип уйладым. Калын итеп киенгәч, авыртуны нык сизмәдем. Курткам артык ертылмаса да, тырнак эзләре күренә иде, – ди Павел.


Селәүсен җиргә сикереп төшеп, алга таба атлавын дәвам итә. Аннан кое янында бераз туктап тора. Менә шул вакытта Павел тизрәк өенә кайтып җитә. Жанвар аның артыннан капка төбенә кадәр килгән.

Икенче көнне урамга чыгып караганда,селәүсен үзе күренмәсә дә, кар өстендә тирән эзләре калган була.

– Селәүсеннән бик нык курыктыңмы? – дип сорыйм Павелдан.
– Артымнан килгәч, абайламыйча калдым, караңгы иде бит. Әмма күргәч, шүрләдем инде. Зыян китерүе дә бар бит. Урманнан килгән булгандыр. Бу хәлне әти–әниләргә, сабакташларыма сөйләгәч, башта ышанмадылар. Соңыннан селәүсеннең авылга килүен белгәч, барысы да шаккатты, – ди егет.

Сәрия Мифтахова

Язманы  редакция рөхсәтеннән башка файдалану тыела!

Төп фото бизәү өчен куелды:  pixabay.com


Фикер өстәү