Быел «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» исемле проект эшли башлый: безне тагын ниләр көтә?

Быел «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» исемле проект эшли башлый. Татарстан Фәннәр академиясендә туган телләр һәм әдәбияттан кандидатлык һәм докторлык диссертацияләрен яклау буенча совет ачылган. Бу яңалыклар хакында Туган телләр һәм халыкара туган телләр көненә багышланган атналыкның рәсми ачылышында ишеттек. Безне тагын ниләр көтә?

2021 ел – Россиядә  Фән һәм технологияләр, Татарстанда исә Туган телләр һәм  халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Телне үстерү һәм тарихны барлау буенча   республикада ниләр эшләнә? Бу сорауга җавапны  Татарстан Фәннәр академиясендә оештырылган күргәзмәдән дә табарга була иде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин киштәләргә тезелгән яңа чыккан китаплар, сүзлекләр,  проектлар   белән таныштырды.

– Туган телләр елы  дип игълан итү дөрес, чөнки республикада төрле милләт вәкилләре яши. Татар теле генә түгел, чуаш, удмурт һәм башка телләр буенча проектларыбыз да бар, – диде Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Мәкъзүм Сәлахов чарада.

Әйтик, «Татарстан халыклары мәдәнияте калейдоскобы» дигән проект Чуаш, Удмурт, Мари дәүләт институтлары һәм Мордовия Хөкүмәте каршындагы гуманитар фәннәр институтлары белән бергәләп тормышка ашырылачак. Аның кысасында чуаш, удмурт, мари, мордва һәм башка халыклар күпләп яши торган авылларга экспедицияләр оештырылачак. Нәтиҗәләр буенча «түгәрәк өстәл» үткәреләчәк һәм коллектив монография бастырылачак.

Мәкъзүм Сәлахов  белдергәнчә, Татарстан Фәннәр академиясе  елны күптән көтелгән  вакыйгалардан башлаган. Февраль башында академиядә Россия халыклары телләре һәм әдәбиятлары фәннәреннән кандидатлык һәм диссертация яклау буенча совет ачылган. Ел ахырында  тарих һәм археология юнәлешләреннән шундый ук ВАК советы булдырылган. Бу фән өлкәсенә кадрлар әзерләү өчен кирәк.

– Татар теле методикалары башка телләрне өйрәнүдә дә кулланыла. Тел һәм әдәбият институты тарихын анализласак, бүген телгә кагылышлы күп проблемалар буенча  фәнни тикшеренүләр уздырылган. Фәнни яктан тема ачык. Сәясәтчеләр һәм башкалар аңа кабат әйләнеп кайта. Эшләгән эшләрне популярлаштыру  җитми безгә. Галимнәрнең кимчелегедер бу.  Юкса бу – фәннең  бер бурычы. Татарстанда гына түгел, илдә дә шулай. Чит илләрдә башкачарак, грант алу өчен аны  популярлаштыру кирәк. Туган телләрне саклау проблемасына  зур игътибар бирергә кирәк, – диде Мәкъзүм әфәнде. – Европада  кайбер авылларда күрше авылда яшәүчеләрнең телен  бөтенләй аңламыйлар. Бик кызганыч бу. Бердәмлекне саклау өчен башка халыкларның телен аңлау кирәк. Туган телләрне саклау мәсьәләсе халыкларның үзе өчен генә түгел, халыкара дәрәҗәдә борчыган проблема булып кала. Теләсә нинди телне цифрлаштырудан башка үстереп булмый, бу – тормыш. Әлеге юнәлеш буенча академиядә эш күптән бара. Фән шулай барырга тиеш тә.

Мәкъзүм Сәлаховның мәктәпләрдә татар теленең ирекле булуына, аның әти-әниләр гаризасы белән сайлап алуына карата фикерен дә белештек.

–     Нәрсә булган, шул булган инде. Моңа карата фикеремне әйтү кыен.  Туган телләрне әти-әниләр сайлый.  Икенче, өченче телне белү файдалы, баланың фикерләү дәрәҗәсен үстерә. Рус телен дә яхшырак белә. Мин русча диктантларны  яхшырак яза идем, өйдә татарча сөйләшә идек. Мин әдәби телне белмим. Вакыт килер, әти-әниләр дә аңлар дип уйлыйм. Югары сыйныф укучыларының күбесеннән  татар телен белергә кирәк, дигән сүзләрне ишетәм. Мәҗбүри булган әйбер читләштерә ул. Мәсәлән, үзем теләгән нәрсәне мәҗбүригә караганда 100 тапкыр яхшырак эшлим. Монда, бәлкем, табигый юлны  сайларга кирәктер. Татар телен өйрәтү буенча кимчелекләр булды. 90 нчы елларда чыккан дәреслекләрне анализладык. Анда балаларга бирелгән өй эшләрен татар  мәктәбен бетергәннәр дә аңлый алмыйлар. Татар телен өйрәтү буенча уен формасын кертү кирәк булгандыр. Соңгы 5–10 елда  дәреслекләр аңлаешлы итеп эшләнде. Теорияне артык таләп итәргә кирәкми, кешенең аңлавы кирәк, – ди галим.

Тарих фәннәре докторы, Висконсин университеты профессоры, Назарбаев унверситетының казакъ теле һәм төрки тикшеренүләр кафедрасы мөдире Юлай  Шамил оглы  чарага онлайн кушылды.

– Татарстанда ана теле атналыгы ачылышы белән котлыйм. Татар теле – минем туган телем.   Аны, Нью Йоркта туып үскән  татар  буларак, әниемнән өйрәндем. Без балачакта Тукай кичәләрен уздыра идек, әле дә шулай дәвам иттерелә. Татар диаспорасында  һәр татар өчен ана теле  кадерле. Татар теле үсешенә  көчемнән килгән кадәр өлеш кертергә әзер. Соңгы елларда татар теленә игътибар артуы сизелә башлады. Татарлар, тырышасыз, сезнең тырышлык аркасында дәүләт  бар, – диде ул, сәламләп.

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев әйтүенчә, төп максат – милли төрлелекне саклау.

– Татар буларак,  изге бурыч – татар теленең матурлыгын, традицияләрен саклау. Быел институтта агарту чараларына игътибар бирергә җыенабыз. Халыкка  тел, тарих, мәдәният буенча күбрәк мәгълүмат җиткерергә телибез. Хыялыбыз – Россия татарлары  дигән  энциклопедия әзерләү, – диде Искәндәр Гыйләҗев.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү