Авыл башлыгы Зөһрә Гарифуллина: «Иртәгесе көн бүгенгесеннән яхшырак була!»

Биектау, Алан-Бәксәр

Авыл советы башлыгы кебек җаваплы хезмәттә ир-атлар белән бергә хатын-кызларыбыз да бар. Соңгы елларда аларны аеруча да еш очратырга туры килә. Сәхифәбезнең чираттагы кунагы – шундый тырыш җитәкчеләрнең берсе – Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина. Ул җирлек башлыгы булып 2010 елдан бирле эшли.

Зөһрә апа, җирлектә ничә кеше яши? Соңгы биш елда халык саны артугамы, әллә кимүгә табамы?

– Алан-Бәксәр авыл җирлегенә биш авыл керә. Икесе – өчәр кеше генә теркәлеп яшәүче, 20–25әр йортлы кечкенә авыллар. Аларда башлыча җәен шәһәр халкы дача итеп яши. Җирлегебез бик матур урында урнашкан. Территория буйлап Ашыт, Илләт елгалары ага. Безнең урманнар Мари урманнарына барып тоташа. Иң ерак авыл – Шөмлән үзәк усадьба Алан-Бәксәрдән 15 чакрымда, урман эчендә утыра. Җирлектә 607 кеше яши, соңгы биш-алты елда халык саны әллә ни үзгәрми, бер тирәдә тора. Узган елда 9 бала туган, 7 кеше бакыйлыкка күчкән.

Җирлекнең төп үзенчәлеге нидән гыйбарәт дип уйлыйсыз?

Биредә төрле милләт халкы яши. Элеккеге заманнарда урыслар гомер иткән, татарлашу исә узган гасырның 80 нче елларыннан башлап бара. Мисалга, урыс авылы саналган Алан-Бәксәрдә (урыс зираты, часовнясы бар) яшәүчеләрнең бүген 70 процент тирәсе – татар, 25е – урыс, 5е – башка милләт вәкилләре. Халык тату, ярдәмчел. Безнең җирлектә яшәүчеләр элек-электән урман белән көн күргәннәр. Гәр дигән урман эчендә урнашкан авылыбызда данлыклы агач эшкәртү комбинаты булган. Хәзерге вакытта комбинат урынында ике шәхси такта яру бинасы урнашкан. Гомумән, җирлектә алты шундый урын бар. Урманнарыбыз җиләккә, гөмбәгә бик бай, сезон башланса, бөтен Казан халкы безнең урманга кайтып тула. Казаннан ерак түгел, юллар әйбәт. Җирле халык гөмбә, җиләк (каен җиләге, кара җиләк, җир җиләге, мүк җиләге) җыеп сатып акча эшли.

Болардан тыш авыл халкы нәрсә белән көн күрә, ни белән мәшгуль?

– 2010 елда җирлек башлыгы булып эшли башлаганда авылларда җимереклек хөкем сөрә иде: таланган, түбәсе ишелгән мал тораклары, машина-трактор паркы, складлар. Үзәк авыл Алан-Бәксәрнең бер дә яме калмаган иде. Күпчелек халык Казанга йөреп эшли, башлыча сакта торалар. Берара хатын-кызлар да район-шәһәр хастаханәләренә барып идән юып йөри башладылар. Авылда нинди эшкә тотынсаң, таяныр кеше юк иде. Эшли башлаган елларда бик авыр булды. Нәрсәдер үзгәртергә, бу хәлдән чыгу юлларын эзләргә кирәк иде. Алга таба болай дәвам итсә, авылның бөтенләй таралып бетәсе көн кебек ачык иде. Уйланып йөри торгач, авыл хуҗалыгы тармагын торгызудан башларга кирәк, дигән фикергә килдем. Республикада төрле программалар эшли башлаган еллар иде бит ул. 2012 елда өченче буын туганым, Казанда  үз бизнесын булдырган Айрат Сабиров белән фикерләрем белән бүлештем, безнең җирлектә берәр мини ферма ачып җибәрмисеңме, дип тәкъдим иттем. Ул бу идея белән кызыксынып китте. Бергәләп район башлыгы Рөстәм Кәлимуллинга бардык. Ул бит кеше белән сөйләшә, инандыра белә. Аның яныннан чыкканда туганым Алан-Бәксәрдә 480 башка исәпләнгән комплекс төзергә дигән төпле карарга килгән иде. Менә шулай итеп 2012 елда Айрат безнең җирлеккә инвестор булып керде. «Әсән» ширкәте төзелде. Безнең авылларга икенче сулыш өргән кебек булды. Ярты ел дигәндә иске биш мал торагы торгызылды, аннан соң заманча комплекс сафка басты, ындыр табагы, складлар, машина-трактор паркы төзекләндерелде, бик күп заманча техника кайтартылды. Халык өчен эш урыннары булдырылды. Шәһәргә йөреп эшләүчеләр акрынлап кире авылга кайтты. Иң куандырганы: яңа техникаларга яшьләр утырды. Менә инде сигез ел җирлегебездә «Әсән» ширкәте уңышлы гына эшләп килә. Авыл хуҗалыгы җирләре тулаем эшкәртелә, фермаларда мал саны үрчи, эшлим дигән кешегә янәшәдә эш урыннары бар.

Ширкәттән тыш, актив эшләп килүче биш фермерлык хуҗалыгы бар. Икесе  мөгезле эре терлек асрау юнәлешендә эшли, берсе атлар тота, берсе күптармаклы эш алып бара. Олег Золотов кырлыган (иван-чәй) җитештерү һәм сату белән шөгыльләнә. Шәхси хуҗалыкларда 3–4 сыер, 5–6 үгез тотучылар, бәрәңге үстереп сатучылар бар.

– Авыл халкы республика программаларыннан актив файдаланамы?

– Бик актив файдаланалар дип әйтмәс идем. Шәхси хуҗалыкларга кредитлар биргән чорда бик күп кеше кулланды, сарай төзергә, хайван башын арттырырга, умартачылыкка бик актив алдылар. Күп сыер савучы 7 гаиләгә савым аппараты бирелде. Быел ике фермерыбыз «Агростартап» программасында катнашырга ниятләп тора. Программаларда катнашу буенча каршылыклар юк дияр идем, районда белгечләр документлар әзерләү буенча һәрьяклап ярдәм күрсәтәләр.

Авыл җирлеге башлыгы буларак, бүген сезне нинди проблемалар борчый?

Авылларны саклап калыйк, үстерик дисәк, иң беренче чиратта җирлекләрдә юлларның сыйфатына игътибар бирергә кирәк, дип уйлыйм. Дөрес, авылларда ел саен яңа юллар төзелә, искеләре төзекләндерелә. Безнең җирлек тә ике ел рәттән бу программаларда катнашты. Ләкин бу гына җитми. Азсанлы халык яшәгән авыллар бу программалардан читтә кала килә. Әйе, дөрес, андый авылларда теркәлеп яшәүчеләр саны кайвакыт 4–5 кешедән артмый. Ләкин ул 4–5 кеше дә кеше бит. Дөнья булгач, төрле хәл була, ул кешеләр дә авырып китеп, ашыгыч медицина ярдәменә мохтаж булырга мөмкин. Ут-күз дә чыгуы бар. Республикадагы һәр кечкенә авылга шундый вакытта, нинди һава торышы булуга карамастан, ярдәм тиз арада барып җитәрлек сыйфатлы юллар булсын иде, дигән хыял белән яшим.

Бүген безнең яшәеш көне-сәгате белән үзгәреп тора. Алан-Бәксәр авылы җирлеге нинди юнәлештә үсә? Үзегез нинди юнәлешкә өстенлек бирәсез?

– Әйтеп үтүемчә, җирлек бүген авыл хуҗалыгы юнәлешендә үсә. «Әсән» ширкәте якын киләчәктә яңадан бер товарлыклы-сөтчелек комплексы төзергә ниятли. Бу – җирлектә мөгезле эре терлек баш саны, сөт җитештерү артачак дигән сүз. Шулай ук эш урыннары да арта. Авыл халкының эш активлыгын үстерүне, шәхси хуҗалыкларда мал санын арттыруны максат итеп куйдык. Әле менә гыйнвар уртасында узган хисап җыенында да бу турыда сүз алып барылды. Халык алдында фермерларыбыз чыгыш ясады, үзләренең эше белән таныштырды. Районнан килгән белгеч 2021 елда эшләячәк программалар белән таныштырды. Авыл хуҗалыгы бизнесын төшемле тармак дип саныйм. Соңгы арада ит бәяләре дә күтәрелеп китте, сөт бәяләре дә, югары булмаса да, төшү ягына бармый, анысы куандыра. Бүген аны 21 сум 50 тиеннән кабул итәләр. Җирлегебез Казан шәһәренә якын булгач, бездә авылларда буш йортлар юк. Казан кешеләре дача итеп йорт алып ел әйләнәсендә авылга кайтып йөриләр. Җәен 4–5 ай авылда яшиләр. Шәһәр кешесенә авылның натураль продукциясе тансык бит ул: сөт продукциясенә сорау зур, өч литр сөт уртача 130–150 сум йөри, җитештерелгән товарга сорау да бар. Авыл каймагы, эремчеген чиратка язылып алып бетереп баралар.

– Җирлектә үзенчәлекле, гадәти булмаган нинди чаралар, бәйрәмнәр уза?

– Ел саен Сабантуй бәйрәме зурлап уздырыла. Ул көнне көндезен үзебезнең җирле мототрассада мотокросс үтә. Бу – авыл җире өчен яңалык бит инде, узышны карарга тирә-юньдәге авыллардан гына түгел, район үзәгеннән дә киләләр. Бу чара инвестор булышлыгы белән уздырыла. Җирлектә тормышны җанландырып җибәрер өчен ел да берәр үзенчәлекле чара уйлап табарга тырышабыз. Бер-ике ел элек зурлап Пионер туган көнен билгеләп үттек, буыннар очрашуы кебегрәк чара булды ул. Алдан кызыл материал алып пионер галстуклары тектек. Мәктәпләрдә сакланып калган барабан-быргыларны барладык. Зууур итеп пионер учагы әзерләдек. Кем бала чагында пионер булган, кемгә ул чор кадерле – бөтен кешене дә чакырдык. Балалары, оныклары белән килделәр. Кунакларга барысына да пионер галстугы бәйләдек. Спорт уеннары уйнадык. Балалар барабан кагып, быргы кычкыртып рәхәтләнде. Казан асып учакта уха, пылау пешердек. Ахырдан пионер учагы янында пионер җырлары җырлап бик матур итеп тәмамланды бәйрәм. Искиткеч чара булган иде. Традициягә кереп китте инде: урта яшьләрдәгеләр үз көчләре белән табын әзерләп өлкән яшьтәге авылдашлар өчен ифтар, мәүлид ашлары уздыралар.

Былтыр өлкәннәр көне уңаеннан «Игелеклелек кәрҗине» дигән акция үткәрдек. Авыл халкы бу чарага үзе үстергән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, кышка әзерләгән кайнатмалар, сөт продукциясе, азык-төлек алып килде. Бөтен җыелган продукцияне пакетлар ясап ялгыз яшәүче өлкәннәргә, инвалидларга, мохтаҗларга өләштек. Беләсезме, шундый бер якты хис калды бу чарадан соң күңелдә! Икенче елга тагын да киңрәк масштабта оештырырбыз дип уйлап торабыз. Моннан тыш, ел саен бик матур итеп Май чабу (Масленица) бәйрәме үтә авылның үзәк мәйданында.

Шулай тарихи милли бәйрәмнәр үткәрү, аларда мөмкин кадәр күбрәк авыл халкын, балаларны җәлеп итү – авылны сүндерми саклап калуның бер юлы дип уйлыйм мин.

Зөһрә Садыйкова

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү