Республикада IX Студентлар конгрессы үткәреләчәк. Чараны Яшел Үзәндә, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Чаллыда уздыру күздә тотыла. Анда катнашучылар студентларның хәле, проблемалары һәм аларны хәл кылу юллары буенча фикер алышачак. Конгресс «Студентлар үзидарәсе», «Мәгариф һәм фән сыйфаты», «Спорт», «Иҗат», «Социаль мәсьәләләр», «Тулай торак һәм торак мәсьәләләре» һ.б. – барлыгы 9 юнәлеш буенча үткәрелә.
Студентлар чарасын дүрт этапта уздыру күздә тотыла. Беренчесендә, яшьләрнең көн кадагына суга торган проблемаларын билгеләү өчен, студентлар арасында сораштыру үткәреләчәк. Икенчесендә алты шәһәрдә «Түгәрәк өстәл»ләр булачак. Шуннан соң студентлар оешмалары лидерлары икенче этапта аталган проблемаларны хәл кылу юлларын тәкъдим итәчәк. Конгресс 19 февраль көнне Казанның «УНИКС» үзәгендә йомгаклау утырышы белән төгәлләнә.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat