Американы ничек җылытырга?

 Социаль тетрәнүләрдән һәм сәясәтчеләрнең үзара бил алышуыннан интеккән Американы соңгы тәүлекләрдә гадәттән тыш салкыннар җәфалый.

Техаста – байтак өлешен чүлләр алып торган һәм эсселеккә күнеккән штатта – температура минус 18гә кадәр түбәнәйде. Элеккерәк елларда минус 10 градуслы суыклар килгәндә, алар Себер суыклары башлануыннан зарлана торганнар иде. Быелгы температура соңгы утыз ел өчен рекорд икән. Техасның кайбер төбәкләрендә андый суык бер гасыр эчендә күзәтелмәгән. Мондый һава торышы АКШны гадәттән тыш хәлгә куйды. Илнең иң бай штатында электр энергиясе өзелде. Газета хәбәрчесе дүшәмбе кичендә Техастан: «2,4 миллион клиент хәзерге вакытта электрсыз утыра», – дигән хәбәр алды. Төньяк Америкадагы иң зур нефть эшкәртү заводы Motiva Техастагы гадәттән тыш салкын аркасында ябылды. Техаста гына түгел, илнең үзәк һәм көнбатыш төбәкләренә караган 17 штатта хәл катлаулы. Илнең күпчелек өлешендә салкын. Җил электр станцияләре мондый шартларда эшли алмый, чөнки турбиналар бозланып ката. Аларны җебетү өчен, вертолетлардан махсус сыекча сиптерергә туры килә. Энергосистемага салкыннар гына түгел, күпләп явучы кар да зыян сала. Бу атнада Оклохома һәм Техасның кайбер урыннарында 30 сантиметр калынлыгында кар явуы көтелә. Далласта кар калынлыгы 10 сантиметр булыр дип уйлыйлар. Хьюстонда юеш кар һәм бозлы яңгыр явасын фаразлыйлар. Кар, бердән, кояш панельләрен каплый һәм алар энергия җитештерүдән туктыйлар.  Икенчедән, табигый газ сату кыенлаша. Американың газ экспортын чикләве сәбәпле, Мексикада миллионлаган йортлар һәм предприятиеләр электрсыз калды. Газ ягып эшләүче электр станцияләре туктады. АКШның үзендә энергия куллануны киметергә рәсми өндәүләр яңгырый, чөнки электр линияләре киеренкелеккә чыдамыйлар.

Джо Байден Техаста гадәттән тыш хәл игълан итте. Беренче корбаннар турында да  хәбәрләр бар. Техасның Форт-Уэрт төбәгендә 100 автомобиль катнашында зур авария булган. 6 кеше үлгән, дистәләгән кеше хастаханәләргә озатылган. Якшәмбе көнне Хьюстонда 120 автомобиль авариясе теркәлүен әйттеләр.

Табигатьнең кышкы «тәртипсезлеге» Европада да зур кыенлыклар тудырды. Германиядә миллионлаган кояш панеле кар белән капланды, 30 мең җил турбинасы җил юклыктан хәрәкәтсез тора дигән хәбәрләр ишетелә. Европа гадәттән тыш һава торышын «көнчыгыш ерткычы» дип бәяләп өлгерде инде. Россиядән килгән салкын һава агымы, Нидерланд өстендә Дарси дип исемләнгән атмосфера фронты белән бәрелешеп, давыл барлыкка китергән иде. Ул давыл нәтиҗәсендә Британия, Нидерланд, Бельгия һәм башка кайбер илләр кар астында калды.

Экваторга якын илләрдә дә һава торышының кискенләшүе көтелә. Израиль метеорологлары илгә салкын кышкы давыл якынлаша дип хәбәр итәләр. Температураның плюс 2–4 градуска кадәр түбәнюе ихтимал икән. Иерусалимда төнге һава нуль градуска кадәр суыначак, диләр. Кар көтелә. Бары тик Россиягә генә гадәти кыш әйләнеп кайтты. Хәер, без дә инде аны хәзер аномаль суык дип атыйбыз.

                                                         Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү