Казанда юл йөрү бәясе арта

Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты җәмәгать транспортында “тере” акчага йөрү бәясен  арттыру мәсьәләсе буенча Казан башкарма комитеты тәкъдимен хуплаган.

Шулай итеп, 2021 елда җәмәгать транспортында (автобус, троллейбус, трамвай, метро) йөрүгә “тере” акча белән түләгәндә, билет бәясе 35 сум тәшкил итәчәк. Бу транспорт, банк карталары һәм NFC-җайланмалар хуҗаларына кагылмый. Алар өчен җәмәгать транспортында йөрү хакы элеккечә кала.

Дәүләт комитеты транспортчыларның материалларында китерелгән  барлык дәлилләрне: пассажирларның кимүен, җәмәгать транспортын  чистарту-юу чыгымнары артуын тәфсилләп өйрәнгән.  Әмма югарыда күрсәтеп үтелгән сәбәпләр аркасында китерелгән зыянны фәкать “тере” акча белән түләүчеләргә билет бәясен  арттыру  хисабына каплау тәкъдим ителгән. Ведомствода аңлатып үтелгәнчә, “тере” акча белән түләү очрагында транспортка билет бәясе кыйммәтләнүнең пассажирлар акчасының кая китүен ачыграк аңлауга һәм  мондый ысул белән түләүчеләр саны кимүгә китерәсен әйткәннәр.

Моңа кадәр Казан транспортчыларының шәһәр Транспорт комитетына “наличка” белән түләүчеләргә юл йөрү хакын 30 сумнан 35 сумга күтәрү, шул ук вакытта ташламалардан файдаланучыларга һәм транспорт карталары хуҗаларына тарифларны элеккечә калдыру үтенече белән мөрәҗәгать иткәнлеген искә төшерик. Татарстан Автотранспорт  предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков әйтүенчә, шәһәр транспорт оешмалары 2020 елны 150 миллион сумлык зыян белән каплаган: пассажирлар саны 30 процентка кимегән.

Юл йөрү бәясе арту көненә килгәндә,  бу җәһәттән карар Татарстан Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлар сайтында басылганнан соң 10 көн узгач үз көченә керә.  Транспорт картасы белән юл йөрү бәясе  – 27 сум, банк картасы һәм NFC-җайланмалар белән түләүчеләргә – 30 сум булып кала. Аена 100 тапкыр һәм аннан күбрәк бару билетлары  бәясе дә үзгәрми.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

 

 

 


Фикер өстәү