Күрешербез дип уйладым…

Язлар җитү белән кичерешләр, хисләр көчәя, хатирәләр яңара. Көндәлек тормышта бераз тоныклана төшкән, ачы истәлекләр кабат күз алдына килеп баса.

Мин 1941 елның 7 ноябрендә туганмын. Халык безне «ата йөзен күрмәгән бала», ди. Әтием Харис озак еллар Мәскәү заводларында эшләгән. Үлгәннән соң «Стахановчы» дигән Кызыл кенәгәсе калган. 1940 еллар тирәсендә Газизәҗамал тәтәгә (без аны Гаҗҗәмал тәтә дип йөртә идек) төш сөйләгән. «Кайсы гына кибеткә керсәм дә, миңа ипине әз бирәләр», – дигән. Тәтә исә: «Читтә җыясы ризыгың беткәндер», – дип юаткан. Әллә берәр нәрсә сизенепме, әти авылга кайтып төпләнергә уйлаган. Ул искиткеч тырыш, булдыклы кеше булган. Бер генә дә тик торуны, буш сүзне (сафсата сатуны) өнәмәгән. Өстәвенә бераз спекулянт (хәзергечә әйтсәк, бизнесмен) булган. Ул елларда безнең авылдан шактый кешеләр Мәскәүгә барып эшләгән. Әти шулар аркылы Мәскәүдән йон, ефәк, ситса, фланель (бумази) тукымалар, такта чәйләр җибәреп торган. Халык аны «меңенче чәй» дип югары бәяләгән. Авыл советы булып эшләүче туганыбыз Хәдичә апа: «Атаң бу законга яраклы кеше түгел иде», – дия торган иде. Шул 1940 елда булса кирәк, әти төп йорттан (анда әтинең әнисе Мәгърифә, әтинең абыйсы Сәмигулла гаиләсе белән бергә яшәгәннәр) башка чыгарга уйлаган. Мөбарәк бай дигән кешенең сатарга уйлаган бер ишегалдында ике йорты булган. Берсе яңа – тормаган, икенчесе зуррак, искерәк, каралты-кура, ак келәтләр, хәтта өйалдында махсус эшләнгән бәдрәфенә кадәр булган. Әти шул искерәген сатып алган. «Ике йортын да сатып алыр идем, куркам, сүзе булыр», – дигән. Мин шул әти алган йортта үстем. Әле дә күз алдымда, челтәрләп эшләнгән капка-коймалары бигрәк матур иде.

Сугышның беренче көннәрендә үк әтигә Кукмара военкоматыннан чакыру килгән. Ике катлы бормалы биек баскычлы бу агач йорт әле бик озак еллардан соң да минем күз алдымнан китми. Калкулыкта торган бинага Кукмараның Үзәк урамыннан тыкрык аша тимер юл күперенең астыннан чыгып йөрдек. Хәзер военкоматны икенче урынга, үзәккәрәк күчерделәр. Нәнә сөйли иде: «Бина тирәсендә куе булып үскән яшел чирәмдә «ут йотып» тезелешеп утырабыз. Атаң военкомат ишеген ачып чыгуга ук: «Годен, Идрисов, годен», – дип кабатлады».

Сугышка китүчеләрнең беренче төркеме Сәләх тавыннан күтәрелә. Биредәге кайгы, күз яше, әйтелмичә калган сүзләр, сөеп, сөешеп тә туймаган парлылар, әтиләрен ник алып киткәннәрен аңламаслык хәлдәге сабыйлар. Атлар, кешеләр акрын гына Йолгыш юлына атлыйлар. Шагыйрь дөрес сүзләр тапкан: «Йөрәк ничек түзәр, ишелмәсме таулар, аерылулар авыр бит». Китүчеләр, авылның каймагы булган өрлектәй таза, зур гәүдәле Халиков Бадигый, Зарипов Бәйрәмгали, Мәхмүтов Барый һәм Мәхмүтов Җаббар, Камалиев Гаптелбәр һ.б. Шулар арасында – әтием. Әти Газизәҗамал тәтәсенә: «Безгә бу зиратларда урын булмас инде, тәтә», – дигән. Ә арттарак калган нәнәгә (нәнә минем белән авырлы булган): «Елама, без Гитлерның башын борабыз да, бер айдан кайтып та җитәрбез», – дигән.

Әти башка авылдашлар белән бергә каһәрләнгән Суслонгер лагерена эләгә. Нәнә, үткенрәк хатыннарга ияреп, ике тапкыр бара анда. Бавырсак, тагын күптөрле ашамлыклар алып баралар. Әти: «Моның кадәр әйбер күтәреп, син минем коммунистны үтерә күрмә», – дигән. Нәнә сөйли:

– Поезддан төшүгә, ач, күзләре утырган, яңак сөякләре чыккан, ябык, хәлсез солдатлар йөгереп килә. Алар чүплектән өшегән бәрәңге кабыкларын актарып ашыйлар иде. Шалашта йоклыйлар: асты юеш, өстән су үтә. Йокларга яткач, ике мәртәбә «Тревога» дип уяттылар. Атаң «Чукына Гитлер» дип чыгып йөгерде. Шушы хәлдәге солдатларга көндез бер урыннан икенче урынга бүрәнә ташыталар. Булган шул халык дошманнары, булган. Бары тик Ворошилов килеп тикшергәч, бу козгыннар оясы юк ителә. Икенче тапкыр килгәндә башка ирләр хатыннарын поездга утыртып басып калдылар, атаң поезд баскычына басып, урман авызына кадәр минем белән янәшә барды, поезд кызулый башлагач, сикереп төшеп калды. «Исән калсам, бу авырлыкларның барысына да түзәр идем әле», – диде.

Бу – аның үз теле белән әйткән соңгы сүзләре, нәнә белән соңгы күрешүләре булган. Әтиләрне Мәскәү тирәсенә Калинин фронтына җибәрәләр. Әти сугышка киткәндә дә, фронттан язган хатларында да: «Ач тормагыз, әйберләрне сатып ашагыз», – дип язган. Алар әле башка чыкмаган булалар, чөнки Сәмигулла абыйның балаларын да карыйсы булган. «Өч әйберне генә сатмагыз, малаема кирәк була», – дигән. Ул мине ир бала дип көткән. Кыйммәтле, затлы кышкы пәлтә, данлыклы кыңгыраулы гармун, чылбырлы сәгать. Ул гармун өчен Чишмәбаш кешесе бер бакчага җитәрлек утырту бәрәңгесе биргән. 1942 ел. Нәнәнең башка чыгып тора башлаган вакыты. Соңыннан ул гармунны Чишмәбаш кияве, Олыязның атаклы гармунчысы, Хөрәмшин Гаяз абый алган. Суыкта тормагыз, бала туңмасын, дип язган. Шуңа күрә башка чыгарга дигән йортның каралты-кураларын сүтеп алып кайтып якканнар. Йорт, капка коймалары калган. 1941 елның зәмһәрир салкыны булган, нәнә ул елны «котып салкыннары» булды, дип сөйли иде. Ләкин мин тугач, салкында торырга бик туры килмәгән. Өйләре зур булгач, солдатлар керткәннәр. Әби аларга ипи пешергән, ач та булмаганнар. Солдатлар руслар булганнар. Нәнә: «Сине гел күтәреп, Расима дип сөяләр, яраталар иде. Күрәсең, өйләрендә үзләренең дә балалары калган булгандыр», – дип сөйли иде.

Миңа 6 ай булганда, нәнә мине имезеп утырганда, кара пичәтле хат килгән, русча булган. Әби кемгәдер алып барып укыткан. «Сабира, (нәнәнең исеме) безнең хәлләр шәптән түгел әле», – дигән. Әлеге извещение кәгазен кабат-кабат укыйм. Ул әби исеменә килгән. Кыскача әйткәндә, шундый эчтәлекле: «Ваш сын Идрисов Харис в боях за Соцалистическую Родину верный воинской присяге погиб…» Әтиләрне немецларның складын шартлатырга җибәргәннәр, шунда булган иптәше сөйләгәннәр буенча. Әти шунда шартлап үлгән, аңа 29 яшь була.

Әлеге извещениедә «21 март, 1942 ел, Чернецкое авылында җирләнде», – дип язылган.

Әти соңгы хатында ике җыр язган.

Өсләремдә яшел кием,

Илдә кимәгән идем.

Башкайларым бу хәлләрне

Күрер, димәгән идем.

Кара урманның буйларын

Сезне уйлап буйладым.

Әйтер сүзләрем бар иде,

Күрешербез дип уйладым.

 

Рәсимә Идрисова.

Кукмара районы, Олыяз авылы


Фикер өстәү