«Мунча ташы» кая югалды?

Мин 82 яшьлек карчык инде, көнем телевизор карап үтә. Хәер, без телевизорны ахирәтләрем белән бергә җыелып карыйбыз. Яраткан концертларыбыз да бар. «Мунча ташы»н яратабыз, татарча сериаллар карыйбыз. Ләкин соңгы вакытта «Мунча ташы» да югалды, рус кинолары күрсәтелә башлады. Татар каналы русча фильмнар белән чуарланмасын иде. Гамил Әсхәдулла концертлары кая киткәнен аңлатсагыз иде безгә.

Нәзифә Гомәрова.
Казан

Данил Гыйниятов, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең башкаручы директоры урынбасары:
– «Мунча ташы» эстрада театрының концертлары «ТНВ-Планета» каналыннан күрсәтелә, ләкин бик еш түгел. Чөнки элекке концертларны гел кабатлап торып та булмый. Икенче ягы да бар. Әйтик, миңа ошаган юморны бөтен кеше дә кабул итеп бетермәскә мөмкин. «Мунча ташы»ның үз тамашачысы бар, без аны беләбез һәм программа төзегәндә истә тотабыз. Русча кинолар кичке сәгать 10нан соң гына куела, көндезге сериаллар тәрҗемә итеп күрсәтелә.


Фикер өстәү