“Татар сүзе” бәйгесендә катнашучыларның иң өлкәненә – 92, иң кечесенә 2 яшь

“Татар сүзе” бәйгесе лауреатлары 21 февральдә Татар дәүләт филармониясендә узачак гала-концертта игълан ителәчәк.

“Татар сүзе” республика бәйгесенә 3955 видеоязма юлланган булган, шулар арасыннан 31 кеше финалга сайлап алынган. Бәйгенең үзенчәлекләре турында матбугат конференциясендә сөйләделәр.
Жюри рәисе, профессор, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов бер генә гариза да игътибарсыз калдырылмады, һәр катнашучыга рәхмәт хатлары юлланды дип аңлатты:

– Һәр видеоны җентекләп өйрәндек, күңел күзебез аша үткәреп лаеклыларны II турга чыгардык. Алар 80нән артык иде. Шулар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алдык. Иң өлкән катнашучыга 92, иң кечесенә 2 яшьлек бала иде. Шундый чыгышлар булды, аларны тыңлаганда күзләребез яшьләнде. Сайлый-сайлый каймакларын калдырдык.

Сүз уңаеннан, финалга узган конкурсантлар исемлеге Татар дәүләт филармониясе сайтына урнаштырылган. Ә инде җиңүчеләр 21 февральдә «Татар сүзе» бәйгесенең гала-концертында игълан ителәчәк. Әлеге чараның режиссеры һәм сценарий авторы Айдар Фәйзрахманов. Ул иң күп укылган авторларны да атады. Болар – Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин, Йолдыз Шәрапова, Рәзүл Мөхәммәтшин, Илсөяр Икъсанова, Шәмсия Җиһангирова.


Фикер өстәү