Альцгеймер авыруы нигә яшәрә?

Альцгеймер авыруы турынды ишетмәгән кеше юктыр. Кешенең хәтеренә, акылына «бәргән» бу чир соңгы елларда яшәрә бара, дип чаң суга белгечләр. Бөекбритания галимнәре аның беренче билгеләре 20 яшьлекләр арасында да очрый башлады, дип ышандыра. Моның сәбәбе нидә? Альцгеймер авыруы нәрсәсе белән куркыныч? Тәҗрибәле табиб-невролог, дементолог, паркинсолог Гөлназ Таюпова белән шушы мәкерле чир турында сөйләшәбез. 

– Гөлназ Наилевна, соңгы елларда Альцгеймер авыруы ни сәбәпле яшәрә?

– Альцгеймер авыруы – акрынлап үсеш ала торан чир. Кеше үзендә бу авыруның барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Аны 21 гасыр зәхмәте дип йөртәләр. Галимнәр 2040–2050 елларга бу чир һәр гаиләдә очрый башларга мөмкин дип фаразлый. Алтмыш биш яшен тутырган һәр дүрт кешенең берсе бу авырудан интегәчәк, янәсе. Бүген илдә Альцгеймер авыруыннан уртача 7–8 мең кеше интегә. Бу – рәсми санар. Чынлыкта исә әлеге чир белән авыручылар саны күпкә күбрәк дип фаразлана. Аларның күбесе чирен төгәл ачыклый алмыйча әле бер, әле икенче табиб бусагасын таптый. Әйткәнемчә, Альцгеймер авыруы нигездә 65 яшьтән узганнар арасында очрый. Әмма минем 48–49 яшьлек авырулар белән дә эшләгәнем булды. Әлеге чир белән иртә очрашучыларда аның нәселдән килгәнлеге ачыкланды.

– Нәселендә булучылардан тыш, бу чир тагын кемнәргә яный?

– Альцгеймер авыруы теләсә кемдә очрарга мөмкин. Ул берәүне дә аямый. Фәлән авырудан интеккән кешеләр өчен бу чирнең килеп чыгу ихтималы зуррак дип өздереп әйтеп булмый. Дөрес, инсульт кичергән кешенең еш кына хәтере начарлана. Альцгеймер авыруы өчен дә хас билге бу. Шуңа күрә авыруны дәваларга керешкәнче хәтернең иң элек инсульт аркасында начарланганмы, әллә кешедә электән үк «бөреләнеп килгән» Альцгеймер авыруы нәтиҗәсеме икәнлеген ачыкларга кирәк. Бу чир билгеле бер һөнәр ияләренә генә яный дип тә әйтеп булмый. Әмма авыр физик эш башкаручыларда бу авыруның килеп чыгу ихтималы бермә-бер азая. Каһвә эчәргә яратучылар әлеге чиргә ешрак бирешә, диләр. Әмма каһвәнең Альцгеймер авыруы китереп чыгаруын раслаучы бер генә фәнни дәлил дә юк. Ә менә бу эчемлекнең күпмедер дәрәҗәдә Паркинсон авыруын кисәтүе мәгълүм.

– Альцгеймер авыруын алдан кисәтеп буламы?

– Авыруны кисәтү өчен иң беренче чиратта йокы режимын сакларга кирәк. Тәүлегенә 6–7 сәгатьтән дә кимрәк йокларга ярамый. Ник дигәндә, безнең баш миендә аксымнар бар (ризык белән керә торган аксым белән бутамаска. – Д.Г.). Алар таркалып, организмнан чыгарылырга тиеш. Яшьрәк чакта бу процесс бик җиңел бара. Олыгайган саен исә организмнан аларның бер өлеше генә чыгарыла. Чыгарылмый калган өлеше (бета-амилоид) акрынлап баш миенең төрле почмагында – бигрәк тә сөйләм,  хәтер өчен җаваплы өлешләрендә туплана башлый. Бета-амилоид тупланган урыннарда исә күзәнәкләр акрынлап үлә. Шул рәвешле баш миендә җитди үзгәрешләр башлана. Кешенең хәтере начарлана, сөйләмендә хилафлыклар пәйда була, саташа башлый. Көненә 6–7 сәгать йоклаганда кан тамырлары йомшара, баш миендәге аксым калдыклары да җиңел чыгарыла. Уң ян-якка ятып йоклаганда бу процесс бермә-бер тизрәк бара. Күргәнебезчә, Альцгеймер авыруы килеп чыгу ихтималын киметүдә йокының роле искиткеч зур.  Бу чирнең төнге сменада эшләүчеләр өчен аеруча зур куркыныч тудыруы да шуның белән аңлатыла.

– Хәтер, димәктән, без – замана балалары  үзебез дә хәтеребезнең яхшы булуы белән мактана алмыйбыз бит. Мизгел эчендә кирәкле әйберне кая куйганың, кемгә шалтыратырга тиешлегең, үтүкне сүндергәнме-юкмы икәнлегең онытыла да куя… Хәтер бүгеннән үк начар булгач, киләчәктә бу чир бездә дә баш калкытырга мөмкин, дип куркырга кирәкме?

– Башта мең төрле уй бөтерелгәндә гади генә әйберләрне дә онытып җибәрү – гадәти хәл. Андый чакта баш мие мөһимрәк дип санаган мәгълүмат, уйларны алгы планга чыгара. Калганнары вакытлыча онытылып тора. Әмма бераздан кабат искә төшә. Бу игътибарны юнәлдерүдә хилафлыклар барлыгы турында сөйли. Шуңа күрә мондый көндәлек хәтерсезлектән куркырга кирәкми. Ул Альцгеймер авыруы китереп чыгарырга мөмкин дип куркучылар да ялгыша.

– Альцгеймер авыруы вакытында күзәтелгән иң төп билгеләрне атап китегезче. Якыннарына авыруның нинди гамәлләренә аеруча игътибарлы булырга кирәк?

– Бер мисал китерәм. Әти кеше кызына шалтыратып нәрсәдер сорый. Бер-ике сәгать үткәч әти кеше яңадан шалтыратып, шул ук сорауны бирә һәм бу хәл берничә мәртәбә кабатлана. Альцгеймер авырулы кешенең иң беренче чиратта хәтере начарлана. Иң гаҗәпләндергәне шул: алар фәлән еллар элек булган әйберләрне бик яхшы хәтерли, ә менә биш минут элек булган хәлләрне шундук оныта. Шуңа күрә якыннары еш кына кадерлесенең нинди җитди чир белән авырганын абайламыйча да кала. Күпләр: «Андагы хәтер миндә булсын иде әле», – дип тынычлана. Сүзне икенчегә бору да – чираттагы билгеләрнең берсе. Авыруны сөйләштергәндә аннан: «Сезнең гаиләдә ничә бала?» – дип сорасаң, ул сиңа тәмләп кенә гаиләнең нинди зур бәхет булуы турында сөйли башлаячак. Ягъни Альцгеймер авыруыннан интеккән кеше, сорауны аңламавын белгертмәс өчен, сүзне икенчегә борып котылмакчы була. Бу чирдән тилмергән кеше әйберләрне кая куйганын оныта. Бер әйберне икенче урынга күчерә, акчасын, документларын яшерә башлый. Ник дигәндә, аңа гел үзенең әйберләрен урларга маташалар кебек тоела. Тора-бара алар хәтта ризыкны да мендәр астына яшерә башлый. Өйдән качучылар да очрый.

–  Кешенең үз-үзен тотышындагы үзгәрешләр аңлашылды. Бу чир вакытында организмда нинди үзгәрешләр бара?

– Альцгеймер авыруы вакытында организмда ниндидер аерым-ачык үзгәрешләр күзгә ташланмый. Кан, сидек анализында, гормоннар торышында да хилафлыклар күренми. Фәкать МРТ ясагач кына баш миенең хәтер өчен җаваплы чигә турысында тайпылышлар барлыгы ачыкланырга мөмкин.

– Альцгеймер авыруы дәвалауга бирешәме?

– Кызганыч, юк шул. Мондый авырулар белән эшләгәндә, кешенең хәлен яхшыртып, моннан биш-ун ел элек булган халәтенә кире кайтаруны максат итеп булмый. Организмда хәзерге вакытта барган «таушалу» процессын туктату мөһим. Авыруның якыннарына да шуны аңлатырга тырышабыз. Альцгеймер авыруыннан интеккән кешедә еш кына галлюцинацияләр башланырга мөмкин, ул агрессивка әйләнә. Шушы агрессияне вакытында юкка чыгарырга, дәваларга кирәк. Бүген бу максатта кулланылучы махсус препаратлар шактый. Әмма аларны табиб билгеләгәч кенә кулланырга ярый. Башлангыч чорда ук чарасын күрмәсәң, тора-бара хәлләр тагын да катлауланып, авыруны психиатрия стационарына ук урнаштырырга туры килергә мөмкин. Альцгеймер авыруы инвалидлык белән тәмамланган мисаллар да бар.

Альцгеймер авыруын кисәтү өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга кирәк, ди Гөлназ Таюпова:

  1. Тәүлегенә 6–7 сәгатьтән дә ким йокламаска тырышыгыз. Йокы – Альцгеймер авыруын кисәтүче иң нәтиҗәле ысулларның берсе.
  2. Гел хәрәкәттә булыгыз. Физик күнегү, физик хезмәт бу чир килеп чыгу ихтималын бермә-бер киметә.
  3. Кан басымын, кандагы холестерин күләмен дә даими рәвештә контрольдә тоту зарур. Инсульт, инфаркт кебек чирләр белән беррәттән Альцгеймер авыруын кисәтү өчен дә кирәк бу.
  4. Стресслардан сакланыгыз. Үз-үзе белән гормониядә яшәгән кешенең организмы бик күп чирләргә каршы торырга сәләтле.

Сорау –җавап

Сканворд чишү коткарамы?

– Мәрхүм әтиебез озак еллар Альцгеймер авыруыннан интекте. Картлык көндә бу чир үзебездә дә булмаса ярар иде дип куркам. Шигырь ятлау, сканворд чишү Альцгеймер авыруын кисәтә дип укыган идем. Бу дөрестән дә шулаймы икән?

Зөлфия Гарипова, Әлмәт.

Укучыбыз соравына Гөлназ Таюпова түбәндәгечә җавап бирде:

– Юк, сез телгә алган чараларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан коткармый. Бу уңайдан галимнәр хәтта махсус тикшеренү дә уздырган. Моның өчен алар иң элек өлкән яшьтәге кешеләрне ике төркемгә бүлгән. Аларның берсе дә Альцгеймер авыруыннан интекмәгән, хәтерләре дә яхшы булган. Беренче төркемгә кроссворд, сканворд чишәргә яратучыларны, икенчесенә, киресенчә, бу шөгыльгә бөтенләй битараф кешеләрне җыйганнар. Берничә елдан соң тикшеренүгә нәтиҗә ясаганнар. Нәтиҗәдә, сканворд, кроссворд чишәргә яратучылар арасында Альцгеймер авыруыннан интегүчеләрнең күбрәк булуы ачыкланган. Шигырь ятлаганда да без билгеле бер мәгълүматны хәтер капчыгына салып куябыз да кирәк чакта чыгарабыз гына. Шуңа күрә Альцгеймер авыруын кисәтү өчен мантыйк белән бәйле биремнәр эшләргә кирәк. Чит телләр өйрәнү дә ярдәм итәчәк.

 

P.S.: Сүз уңаеннан озак еллар дәвамында Альцгеймер авыруыннан интегүчеләр белән эшләгән табиб-невролог Гөлназ Таюпова онлайн-консультацияләр дә үткәрә. Тулырак мәгълүматны табибның Инстаграм челтәрендәге сәхифәсеннән таба аласыз: nevrolog.dementolog.


Фикер өстәү