«Биш мари, бер татар очрашса, татарча сөйләшәләр»

Алар турында: «Иртән марича сөйләшеп уяналар, көндез үз телләрендә, моңа өстәп урыс, инглиз телләрендә аралашалар, кичен исә татарча газета-журналлар укыйлар», − диләр. Улисьял авылына баргач, бу сүзләрнең уйдырма түгеллегенә инандык.

Авылны яшәткән берничә төп фактор тупланган биредә. Ул да булса – традицияләр, мәдәният һәм телгә мәхәббәт, кешеләрнең салада төпләнеп калырга теләге. Улисьялда бер көн булдык – бер зар ишетмәдек, дисәк, ялгышмабыз, мөгаен. Башка милләтләргә, бигрәк тә татарларга булган хөрмәтләренә, милли традицияләрен ни дәрәҗәдә яхшы белүләренә сокланып кайттык без аннан.


Өмет – балаларда, яшьләрдә.
Авылның киләчәген күзалларга теләсәң, балалар бакчасына йөрүчеләре, мәктәптә укучылары бармы – шуны ачыкларга кирәк. Улисьялда үсеп килүче буын бар әле. Алар белән бергә киләчәккә өмет тә бар.

– Улисьял башлангыч мәктәбендә 13 бала укый. Нигездә, барысы да – марилар. Балалар бакчасында исә 11 сабый тәрбияләнә, – ди мәктәп директоры Ольга Иванова.

Балаларга үз милләтләренә мәхәббәтне кечкенәдән сеңдерәләр. Гореф-гадәтләр, милли ризыклар, бәйрәмнәр аша!

– Яшьләр авылда кала. Дәүләт тә булыша бит, төрле субсидияләр бирә. Әнә авылда тоташ бер урам – яшьләрнеке, яңа. Балалар бакчасында дәресләрне марича алып барам. Кирәк икән, урыс теленә дә күчәбез. Шигырьләрне, җырларны марича өйрәнәбез. Традицияләрне беләләр. Шорыкйол (Раштуа), Уярня (Май чабу) бәйрәмнәре күңелле уза бездә. Балалар киенеп-ясанып, урам, өйләр буенча йөриләр. Июнь аенда Авыл көнен билгеләп узабыз, шушы ук балалар уйный, җырлый. Телне сакларга тырышабыз, онытмасыннар иде, дибез, – ди тәрбияче Лада Федорова.

– Татарстанда яшибез. Без татар телен дә белергә тиеш дип саныйбыз. Сөйләшә белмәгәннәр һичьюгы татар телен аңлый. Мари теле сөйләм теле буларак кына булса да исән калсын иде, дип телибез. Балалар үзара марича сөйләшә, авылда да русча сөйләшкән кеше аз, – дип дәвам итә Ольга Иванова. Кызганыч, балаларны укыта торган дәреслекләре генә нык иске – авырткан «җирләре» шул. Китапларның кайсы инде 1998 елгы, кайсы 2000 нче еллар башына карый…

Мари клубында – тальян моңнары. Кечкенә генә авылның мәдәният учагын сүндермәүче, яшьләрне туплап торучысы бар. Виктор Федоров 2013 елдан бирле Улисьял авылында клуб мөдире булып эшли. Хәер, кирәк чакта – кыр уңганы, ял иткәндә, гармунчы икән ул.

– Бер фольклор коллективы бар бездә. Үзем гармунчылар коллективын җыйдым. 15ләп гармунчы бар. Өч улым – өчесе дә гармун уйный белә. Елый-елый өйрәнделәр, үзләре теләп, мин өндәп түгел. Кул астымнан бер буын гармунчы чыгып китте инде, – дип сөйләде Виктор. – Үз көчебез белән шугалагын да ясыйбыз, чаңгы юлын да салабыз. Чепья авылыннан бер тренер үзе килеп йөри, безнең балаларны да өйрәтә. Теләсә нинди бәйрәмнәрне оештырабыз. Авыл көнен үткәрәбез. Колхоз рәисеннән дә уңдык. Теләсә кайсы сорау белән керсәк тә, булыша. Район, республика күләмендә дә актив без. Болар барысы да күңелдән киләдер инде.
Виктор Федоровның сала тормышына башаягы белән чумуы, бу тормышны яратуы йөзенә чыккан. «Авыл үсә, бетми. Әле менә тагын ике егет бу авылда йорт салабыз дип торалар. Мин шәхсән, акча түләсәләр дә, шәһәргә китмәс идем. Чын авыл кешесе мин. Шау-шу, ыгы-зыгы ошамый», – ди ул.

Эшкә өйрәтеп үстерсәң, яшьтән үк кече ватанга, милләтеңә мәхәббәт сеңдерә алсаң, яшьләрне дә авылда калдырырга була дип саный ул. Аның уллары да инде хәзердән үк салада калырга теләк белдергән. «Алар телефонга, башкасына алданмый. Өйдә марича сөйләшәбез», – ди әңгәмәдәшебез.


Кунакчыл йорт.
60 яшьтән узган Зоя Шамова без – Казан кунакларын йорт тупсасына чыгып ук каршы алды, якын туганын күргәндәй, үз итеп, хәл-әхвәл сорашты. Әбекәй – нигезнең дә, авылның да хөрмәтле кешесе. Без килешкә милли күлмәген дә кигән, сыйларын да әзерләп куйган иде инде.
Серафима – Зоя апаның кызы. Шушы авылда сыер савучы булып эшли. 19 яшьтән бирле шул хезмәттә. Ире дә колхозда эшли, тракторчы. 4 бала үстерәләр.

– Сыер савуга карап, акчасын да тиешенчә алабыз. Айга 20 меңнән артык чыга инде. Кайбер вакытта 30 меңгә дә тула. Иремнең дә шулай, җәен 70 мең сум хезмәт хакы алды, – ди Серафима.

– Алар – минем горурлыгым. Кызымнан да, кияүдән дә уңдым. Оныкларымны бик яратам. Бишенчесе дә кирәк инде, дим, – дип шаяртып ала Зоя апа. – Өч сыер тотабыз, үгез-бозаулар бар. Авылда мал-туарсыз булмый, дибез. Абзарны да төзекләндерделәр. Су ташып интегәсе юк, хәзер су үзе улакларына килә.

Серафима эшенә иртәнге 3тә торып чыгып китә икән. Фермада да – мал-туар, өйдә дә зур хуҗалык көтә. Күнектем, ди. Авылны ташлап, шәһәргә китәргә бер дә кызыкмаган ул. «Нәрсә калган анда миңа? Кунакка барсам да, йоклый алмый интегәм. Безнең монда да шартлар яхшы. Концерт дисәк, үзләре килә. Күңелле яшибез. Татар артистларыннан Гүзәл Уразованы тыңлыйм. Өйдә дә гел шуны кушып куям. Әле менә дүртенче баласын алып кайтты бит, шуңа сөенеп утырдым», – ди ул.

Чулпан Гарифуллина

 Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Балтач районының Улисьял авылыннан ФОТОРЕПОРТАЖ


Фикер өстәү