Татарстанның М7 трассасында җиңел машина әйләнеп капланган

Юл һәлакәте кичә М7 трассасында – республиканың Мамадыш районы Түбән Яке авылы янында булган. «Лада» автомобиленең йөртүчесе, тайгак юлда идарәсен югалтып, юл читенә төшеп киткән һәм әйләнеп капланган.

«Ашыгыч ярдәм табиблары авария урынына бик тиз килеп җитте. Алар юл һәлакәтендә зыян күргән ике хатын-кызга – шоферга һәм пассажирга беренче ярдәм күрсәтте», — дип белдерде алар агентлыкка.


Фикер өстәү