Февральдә коронавируска бәйле чикләүләрне бетерү-бетермәү мәсьәләсенә ачыклык керттеләр

Февраль аенда Татарстанда коронавируска бәйле чикләү чараларын бетерү планлаштырылмый.

Роспотребнадзор идарәсенең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, әгәр дә вәзгыять алга таба да шундый ук уңай булса, һичшиксез, март аенда чикләү чараларын киметү мәсьәләсе каралачак. Аның сүзләренчә, соңгы берничә көндә чир йоктыруның яңа очраклары кимүе күзәтелә.


Фикер өстәү