Алексей Песошин Ватанны саклаучылар көне белән котлады

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу уңайдан Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин газета аша котлау ирештерде. 

«Намус һәм батырлык, хәрби бурычка тугрылык бәйрәме бу, – диелә котлауда. – Ватаныбызга хезмәт иткәннәргә, бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итүчеләр һәм әлеге сафларга кушылырга гына әзерләнүчеләргә, тыныч хезмәте белән дәүләтебезнең иминлеген, тотрыклылыгын, бөек илебезнең данын, көч-куәтен ныгытучыларның барчасына карата бик зур ихтирам-хөрмәт билгесе булып тора ул.
Авыр сугыш елларында үзләренең бурычын намус белән үтәгән Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым хөрмәтебезне җиткерәбез. Аларның данлыклы каһарманлык традицияләрен локаль сугышлар һәм низагларда катнашучылар дәвам иттерде.
Бүген без, элеккечә үк, яңаны булдыру юлындагы тыныч тормышыбызның ышанычлы саклануына ышанып яшибез. Россия Кораллы Көчләренең кадрлары ныгый, һөнәри осталыклары һәм матди-техник тәэмин ителеше яхшыра. Үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү өчен күп эшләнелә.
Безнең республика да илнең оборона куәтен ныгытуга үзеннән зур өлеш кертеп килә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләре иң катлаулы оборона заказларын хәл итә. Без Россия Оборона министрлыгы частьлары һәм подразделениеләрендә хәрби бурычларын лаеклы үтәүче яшьләребез белән горурланабыз.
Бәйрәм белән, хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, уңышлар, оптимизм рухы һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим!»


Фикер өстәү