Белгечләр коронавируска бәйле чикләүләрне бетерергә ашыкмый

 Февраль – күзәтү ае. Язгы вазгыятьне шуңа карап фаразлаячаклар.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр иткәнчә, берничә көн дәвамында республикада чир йоктыруның яңа очраклары кимү сизелә. Үсеш темпы 2021 ел башында 0,5 процентны тәшкил иткән булса, хәзер ул – 0,3 процент. «Бу – уңай үзгәреш», – диде Патяшина.

Шулай да февральдә чикләүләрнең бетерелүен көтәргә кирәкми. Марина Патяшина әйтүенчә, бу хакта март аенда гына сөйләшергә була.

– Гыйнварда авыручылар саны кими төште. Йогышлы авырулар эпидемиологиясе дә бездән вазгыятьне күзәтүне сорый. Февраль – күзәтү ае, – дип искәртте белгеч. – Вазгыять тотрыклы булса, мартта чикләүләрне алу мәсьәләсенә кире кайтачакбыз. Былтыр язын федераль Роспотребнадзордан чикләү чараларын кертүгә бәйле тәкъдимнәр булды, шул эзлеклелектә аларны бетерү дә ниятләнә.

19 февральгә бирелгән мәг

ълүмат буенча, республикада барлыгы 65024 кеше вакцина ясаткан. Вакцинаның икенче дозасын 13459 кеше алган. Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр иткәнчә, узган тәүлектә 3916 кеше коронавирустан прививка ясаткан.

– Татарстанда вакцина кадату өчен 103 мәйданчык бар. «МЕГА» сәүдә үзәгендәге пункт та эшли. Анда әле күпләп вакцина ясатучылар күренми. Ялгышмасам, көненә 60ка якын кешегә прививка ясыйбыз. Узган тәүлектә 40 иде. Әле халыкның активлыгы түбән. Бу уңайдан безгә эшлисе дә эшлисе. Вакцинадан файдаланып калырга чакырабыз, – диде Владимир Жаворонков.

Сүз уңаеннан, вакцина ясатканнан соң, антитәнчекләр бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен тикшеренү узарга кирәк түгел. Марина Патяшина аңлатканча, вакцина клиник сынауларны узган, үзенең нәтиҗәлелеген исбатлаган. Прививка ясатучыларның 90 процентында коронавируска иммунитет барлыкка килә.

Вакцина киң кулланылышка кергәч, коллектив иммунитетны тикшерү дә тәмамланган. Марина Патяшина әйтүенчә, Татарстанда ул узган елның декабрендә төгәлләнде. Хәзер яңаларын үткәрү нияте юк.

 

 

 

 


Фикер өстәү