«Вирус»лы утырыш: урлау-талау белән бәйле җинаятьләр һәм эшсезлек арткан, керемнәр кимегән

Язмама шундый исем куеп парламентыбызның да, аерым депутатларның да эшчәнлеген ничектер көлке итеп бәяләргә җыенмыйм.

Иртәгә сессия утырышы дигән көнне дә «пандемия», «вирус» кебек сүзләр көн тәртибендәге мәсьәләләрне тикшергәндә ничә мәртәбә кабатланыр икән дип уйлап йөрдем. Чөнки 2020 ел нәкъ шушы афәт белән күңел түренә ныклап кереп утырды. Шикләнүләр дөрескә чыкты, чөнки телибезме-теләмибезме, таҗлы вирус яшәешебезнең һәр өлкәсенә үтеп кереп, фикерләү рәвешебезне дә үзгәртте.

Шуны да уйлап куйдым, килеп туган хәл бездә җинаятьчелекнең үсешенә ни дәрәҗәдә өлеш кертте икән? Татарстан буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин әлеге бәйләнеш турында турыдан-туры әйтмәсә дә, урлау-талау белән бәйле җинаятьләрнең артуы пандемия нәтиҗәсендә эшсезлек арту, кешеләрнең керемнәре кимү белән бәйле икәнен яшермәде. Җинаятьләр арасында читтән торып, ягъни телекоммуникацияләр, интернет аша кеше алдау аерым урын алып тора. Министр әйтүенчә, бездә «замана караклары» көненә 30 кешене талыйлар икән, «көнлек керем»нәре 2–3 миллион сум ди. Халыкны кисәтә торалар, ул алдана тора, баш миләребезгә нинди вирус керде икән?

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да беренче сүзен үк пандемиядән башлады, эпидемиологик вазгыять безгә яңа таләпләр куйды, башкача яшәргә өйрәтте, диде. Узган ел мөрәҗәгатьләрнең 2019 ел белән чагыштырганда бер меңгә артуы да шактый ук дәрәҗәдә шушы афәт белән бәйле. Чөнки эшсезлекнең кинәт артуы дәүләт яклавына мохтаҗлар санын да ишәйтте. Социаль түләүләрнең бөтен кешегә барып җитмәвен яки тоткарлануын да яшермәде Сәрия ханым. Шөкер, хакимиятнең төрле тармаклары белән кулга-кул тотынып эшләү күп мәсьәләләрне тиз арада хәл итәргә мөмкинлек биргән. Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүзләре белән әйтсәк, Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Иҗтимагый совет белән бергә системалы эш алып бара. Вакыт кысанрак булу сәбәпле, Сәрия Сабурскаяга сорау бирүче күп булмады. Депутат Илдар Шамилев кына халыктан мөрәҗәгатьләрнең ишәюе урындагы җитәкчеләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкармавы белән бәйле түгелме, дип кызыксынды. Сәрия ханым әйтүенчә, мәсьәләләрнең урында хәл ителмәве чыннан да зарланучылар санын арттыра.

Утырышта Азат Хамаев күтәргән мәсьәлә, бер уйлаганда, яңалык түгел, бүген нинди ризык ашавыбыз турында һәркем борчыла. Әле моннан ике ел элек үк органик продукция җитештерү турында федераль закон да кабул ителгән иде. Шуның нигезендә «Татарстан Республикасында органик продукцияне җитештерүне үстерү турында» закон проекты әзерләнде. Проектта халык өчен «химиясез продукция» җитештерү өлкәсендә дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре, хакимият органнарының вәкаләтләре, органик продукция җитештерергә теләүчеләргә бюджеттан акчалата ярдәм күрсәтү тәртибе һәм башка шуның ишеләр шактый тәфсилләп язылган үзе. Әмма, «Закон не о чем», – диючеләр дә табылды. Мин парламентка узмаган «Яблоко» партиясе вәкиле Руслан Зиннәтуллинны күз алдында тотам. Сүз уңаеннан, әйтик, 18 февральдә узган утырышта парламентка узмаган 28 партиянең 6сыннан вәкилләр катнашты, икесенә сүз бирелде. Дәүсовет утырышларында төрле фикер ишетү бик кирәк. Бары тик бер генә партиянең сүзе дөрес булуы, каламбур өчен гафу үтенәм, бик дөрес түгел инде ул. Руслан әфәндене халыкка экологик чиста продукция җитештерергә атлыгып торучы предприятиеләрнең бик аз булуы борчый иде. Аның уенча, елына биш-алты предприятиенең бу эшкә тотынуы бик аз, аннан килеп мондый изге эшкә дәүләт үзе бик катнашмый. Органик продукция җитештерү безнең авыл хуҗалыгы өчен бердәнбер модель булып калсын иде, ди Зиннәтуллин. Хафиз Миргалимов, утырышка тәкъдим ителгән закон проекты илнең иминлеге стратегиясен билгели, дип әлеге документны беренче карлыгач белән чагыштырды. Әйбәт чагыштыру үзе, инде «карлыгач»лар өчен күкләр биек булсын, дип кенә телисе кала. Теләвен телибез дә, депутат Марат Галиевнең сүзләре бераз сагайтты. Бүген Җир шарында яшәүче халыкның миллиардка якыны тамак туйганчы ашый алмый. Авыл хуҗалыгын химияләштерү продукция җитештерү күләмен арттырырга мөмкинлек бирде, ягъни ачлык проблемасын өлешчә хәл итте. Әлбәттә, сыйфат ягы начарланды. Органик продукция җитештерүне төп кыйбла итеп алсак, бөтен халыкның тамагын туйдырып булмаячак. Аннан соң, сыйфатлы продукция җитештерүчегә (продукциягә түгел) сертификат бирү мәсьәләсендә алдаулар булмас микән дигән уй да борчый иде Марат әфәндене. Чөнки, әйткәнемчә, изге эшкә алынган предприятиеләргә дәүләт акча бирәчәк, ә безнең заман – акчага күз кызара торган заман. Фәрит Мөхәммәтшин, тәкъдим ителгән закон проектын бик әһәмиятле булу өстенә бик җаваплы, дип тә бәяләде. Үзебездән бер-ике сүз өстик әле.

Бүген без гарип балалар туу турында еш ишетәбез. Ата-аналар көн саен телеэкран аша елый-елый акча сорыйлар. Мондый хәл элек тә булганмы-юкмы, статистиканы күргән юк. Шунысын гына әйтә алабыз: кешенең сәламәтлеге  иң элек эчкән су, ашаган ризык, сулаган һава белән бәйле. Кайбер галимнәр инде моннан берничә дистә еллар элек: «Кешелек үзен-үзе бетерәчәк», – дигәннәр иде. Бәлки, «кызыл сызык»ка килеп җиткәнбездер дә дип уйлыйм һәм сыйфатлы продукция җитештерүгә омтылышны чын күңелдән  хуплыйм. Депутат булсам, әллә ничә төймәгә берьюлы басар идем.

Закон проекты хәзергә беренче укылышта кабул ителде, аңа төзәтмәләр, өстәмәләр кертелмичә калмас.

Ә менә митинглар, урам йөрүләр, пикетларга кагылган закон проектына үзгәрешләр кертү турында баш ватасы булмас.  Чөнки без федераль закон таләбен санга сукмый булдыра алмыйбыз.

Кыскасы, депутатларга «Татарстан Республикасында гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында»гы Законыбызның 3 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты тәкъдим ителгән иде. Законыбыз Мәскәү таләп иткәнчә шактый кырысланырга тиеш. Мәсәлән, чараны оештыручылар санитар хезмәт күрсәтү турында да кайгыртырга, катнашучылар саны 500 кешедән артык булыр дип фаразлаганда, чараны оештыру һәм үткәрүгә акча җыю өчен кулланыла торган банк счеты реквизитларын күрсәтергә тиеш булалар. Депутат Артем Прокофьев мондый үзгәрешләргә каршы иде. «Бәлки, санаторий хезмәте күрсәтүне дә өстәргәдер?!» – диде. Депутат Хафиз Миргалимов без федераль законнарны сукырларча күчереп утырырга тиеш түгел дигән фикердә.

Ул төзәтмәләрне кабул итмәскә чакырды. Тик аларның сүзләре һавада асылынып калды. Парламент Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов оппозициягә һәр утырышны үзләренчә дивиденд җыяр өчен файдаланмаска кирәк дигән фикердә иде. «Бөтен илдә рөхсәт ителмәгән митинглар уза башласа? – диде дә, – без илдә тәртип өчен тавыш бирәбез», – дип өстәде. Фәрит Мөхәммәтшин исә тәкъдим ителгән өстәмәләр урам чыгуны оештыручыларга җаваплылык өсти, дип бәхәскә нокта куйды.

Без әлеге закон проектына аңлатма бирергә җыенмыйбыз. Аңа илдәге вазгыять үзе җавап бирер.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү