Син ничәнче сортлы?

Төрле чыганаклар белдергәнчә, тиздән

да кешеләрне «сорт»ларга аера башлаячаклар. «Сорт»ына карап һәркемнең җәмгыятьтәге урыны билгеләнәчәк. «Социаль кредит системасы» дип аталучы, моңарчы дөньяда күрелмәгән, читкә таралганда бөтен кешелек цивилизациясен үзгәртергә сәләтле бу чара быел гамәлгә кертелгән Гражданлык кодексы нигезендә башкарылыр дип көтелә.

Аның механизмы, язуларынча, шактый гади. Кесәдәге телефоныңа яисә кәшилүгеңдәге банк картасына синең кылганнарыңны барлап, язып баручы махсус программа урнаштырыла һәм бар кешегә дә башлап 1000 балл бирелә. Баш тиресе астына тегеләчәк чип турында сөйләсәләр дә, ихтимал, аңа ук барып җитмәсләр. Кытай – программасыз, чипсыз да урамнарда иң күп видеокамералар урнаштырылган ил, «сорт» бирүче система тулы көченә эшләп киткәндә, аларның саны 700 миллионга җитәчәк, диләр. Шулар ярдәмендә чырайга яисә йөрешеңә карап кем икәнеңне ачыклау (идентификация) бүген берни дә тормый – хәзерге техника аны мизгел эчендә башкара.

Программа куелдымы, гамәлләреңне, кайда, нишләп йөрүеңне теркәп баручы счетчик эшкә керешә: гаиләдә үрнәк ир яисә хатын икәнсең – сиңа өстәмә 10 балл. Баллар шулай ук эчү, тарту белән мавыкмаган, ата-анасына яхшы мөгамәләдә торган, партия карарларын үтәп барган, хәтта картларга юл аша чыгарга булышкан өчен дә өстәлә. Ә менә «сулга» каергалыйсың, көн аралаш кибеттән аракы аласың, күршең белән ызгышасың, юл йөрү кагыйдәләрен бозасың, ришвәт бирәсең, сүгенәсең икән, баллар бер-бер артлы киметелә. Ягъни мәсәлән, динебездәгечә: уң җилкәдәге фәрештә – савапларны, сулдагысы гөнаһларыңны язып бара. Тик, диннән аермалы буларак, бакыйлыкны көтәсе юк, савап-гөнаһ балансы сине бу дөньяда ук «оҗмах»лы яки «тәмуг»лы итәчәк.

Мисал өчен, 1200 балл җыйдың ди. Син – беренче сорт. Рәхим ит: очсызлы кредитлар, чит илгә юлламалар, укырга кергәндә ташлама, үзең теләгән эшкә урнашу мөмкинлеге. Шул исәптән дәүләт хезмәтенә дә. Соңгысы үтә дә мөһим: башлык, чиновник булып бары югары әхлаклы зат кына эшли ала булып чыга. Ә инде баллың 800–900 кадәр кимегән икән, гафу ит, син инде – түбән сортлы. Төзелешкә кирпеч ташырга урнаша аласың, чүп аралаучы, бик тырышканда, штраф балларың чиктән ашмаганда – таксист.

Беренче туган уй – үтә дә гадел система. Социаль лифтлар бары тик лаеклыларга, тәртиплеләргә генә. Кода-кодагыйлык, танышлык – чүплектә. Яхшы кеше яхшы яши, начар зат – начар. Кытайларга афәрин, диясе генә кала. Властьтагы, төрле дәрәҗәдәге җитәкчелектәге очраклы кешеләрдән, карак, коррупционерлардан җилләр исәчәк. Гаделдән дә гадел, инсафлыдан да инсафлы затның гына иң югары кәнәфигә ирешүе – кешелекнең күптәнге хыялы бит. Кытайлылар болай да ярыйсы тәртипле халык, бу система бәлки анда эшләп тә китәр. Үсешкә куәтле импульс бирер, илне тиз арада дөньяның беренче икътисады итәр. Гәрчә четерекле яклары, кайбер гөнаһлары булса да.

Ә менә Россиядә андый система эшләмәскә дә мөмкин. Ни өчен дисезме? Без биредә үзгә холык-фигыльле, менталитетлы, һәр нәрсәне үзебезгә яраклаштырып бозарга яратучы «кәкре көзгеләр иле» булганга. Система кулланышка куелу белән мәгълүмат базасын, техниканы карап, тикшереп торучылар Аллаһының кашка тәкәсенә әйләнү ихтималы бар. Башкача әйткәндә, алар ришвәт хисабына кемнәргәдер шыпырт кына өстәмә балл язарга, бер үк вакытта лаеклылар җыйган балларны киметеп торырга, яхшы түләгән аерым кешеләрне күзәтү системасыннан гомумән алып ташларга мөмкин. Ә инде алдылармы, элекке этлекләргә юл яңадан ачыла дигән сүз: урлаш, чит хатыннар күңелен күр, эч, тарт, ришвәт бир. Балларың буенча син беренче сортлы бит – рәхәтен күр. Ә инде шундый кеше югары постка да ирешеп куйса… Шулай итеп гаделлек кертәбез, дигәндә тагын да зуррак гаделсезлек туарга, каш ясыйм, дигәндә күз чыгарга мөмкин.

Ләкин баштан ук көенмик әле. Ике ел сынау, «обкатка» узгач гамәлгә куелачак «Социаль кредит системасы»ның (аның Кытай вариантының) башка, алда искәртелгән четерекле якларына кагылыйк. Баллар тагын нәрсә өчен киметеләчәк? Хакимият кушмаган чараларда катнашкан, ул яратмаган партияләрдә торган, җитәкчелек күңеленә хуш килмәгән интернет постлар, кирәкмәгән лайклар, ихлас булмаган гафу үтенүләр өчен. Хәтта рейтингы түбән торган кешеләр белән аралашкан өчен дә. Туганнарыңның берәрсе тиешле балл җыя алмаган икән, син аның белән араны өзәргә тиеш буласың. Цифрлаштырылган тоталитаризм түгелме бу? Система эшләп киткәч, моңарчы да җәберләнгән уйгур халкының хәле тагын да мөшкелләнәчәге ачык бит биредә.

Тагын үзебезгә кайтыйк. «Новая газета» сайтына кереп чыктың – минус 20 балл, бер колагың белән генә «Эхо Москвы»ны тыңладың – минус 15 балл, Татар иҗтимагый үзәге оештырган чарада катнаштың – минус 25 балл. Нәтиҗәдә, система сине ышанычсыз кешегә чыгара, автомат рәвештә эшеңнән азат итәләр, балларың җитмәгәч, беркая да алмыйлар. Син тормышның иң төбенә төшәсең һәм юкка чыгасың. Кая монда гаделлек? Монда бит данлыклы «1984» антиутопиясе авторы Джордж Оруэлл да ял итә.

Тоташ контроль белән ирексезлек арасы ярты адым гына. Система эшкә җигелә икән, анда сәяси фактор гомумән булырга тиеш түгелдер. Бары лаеклыларның гына хакимияткә, түрәлеккә килә алуы, сүз дә юк, яхшы. Тик сәяси оппозициясез һәм ирексез җәмгыять үзе дә сизми фашизмга кереп китәргә мөмкин. Кытайда аны гамәлгә ашырырга алыну, миңа калса, иртәрәк. Система актуаль, тик ул ифрат та уйланылган булырга, андый тәҗрибәләргә кереп китәсе ил авторитар булмаска тиештер…   

Сүз азагында ни өчендер Марк Аврелий дигән зат искә төште әле. Газета укучыларның андый кеше турында ишеткәне бардыр. Әйе, Борынгы Римның күпсанлы императорларының берсе ул. Тик башкалардан, төрле дәверләр, илләрдәге император, патша һәм ханнардан аның кечкенә генә бер аермасы бар. Ул – кешелек тарихында бердәнбер философ идарәче. Гадел, киң күңелле, чиктән тыш укымышлы акыл иясе. Кытайлар уйлап тапкан система камилләшә килеп, бәлки, шундыйлар властька ирешә башлар. Платонның: «Философлар – хаким, хакимнәр философ булганда гына дәүләтләр чәчәк атачак» дигән  мәшһүр хыялы тормышка ашар.

Наил Шәрифуллин

Фото: pixabay.com

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү