Хәрбиләр Гүзәл һәм Ленар Ризвановлар: «Бу – үзебез сайлаган бәхетле язмышыбыз»

Ире – подполковник, хатыны – прапорщик, уллары – майор һәм капитан. Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче Гүзәл һәм Ленар Ризвановлар гаиләсе бу. Бүгенгә гомуми хәрби стажлары 102 елга тула. Хәрбиләр гаиләсе нинди кагыйдәләр һәм тормыш принциплары нигезендә яши? Бу сорауларга җавап эзләү белән беррәттән, батырлык һәм бәхет турында да сөйләштек.

Хәрби юл

Ленар Ризванов: Мин хәзерге Түбән Кама районының Шереметьевское авылында туганмын. Гаиләбез башта – Түбән Камага, соңрак Яшел Үзәнгә күченде. Мәктәпне тәмамлагач, Казан танк училищесына укырга кердем. Аны 1981 елның июлендә бетердем дә, шул ук елның августында Гүзәл белән кавыштык. Озакламый Германиягә хезмәт итәргә киттек. Биш елдан соң, Грузия Республикасының Вале шәһәренә күчендек. Ун ел узгач, Себер хәрби округына – Серково бистәсенә килдек. 1995 елда Приморье краеның Барабаш бистәсенә, бераздан Монастырище 2 бистәсенә күчерелдек. 2002 елда гына туган республикага, Азнакай шәһәренә әйләнеп кайтырга насыйп булды. Анда хәрби комиссариатта бүлек җитәкчесе булып эшләдем. 2004 елда Яшел Үзән шәһәренә кайттык. Бүген шәһәр һәм районның хәрби комиссариатында бүлек җитәкчесе булып эшлим. Грузия таулары арасында һәм Приморье краенда хезмәт иткән 1 ай 1,5 айлык хәрби стаж булып язылды. Шулай итеп, 5 ел өстәлеп, гомуми стаж 37 елга тулды.

Армия хезмәте  

Ленар Ризванов: Безне кечкенә чактан ук патриотик рухта тәрбияләделәр. Армиядә хезмәт итү – зур дәрәҗәдә, дан иде. Ул вакытта: «Улым, армиягә бар. Анда синнән кеше ясыйлар»,  – дип әйтәләр иде. Чөнки ул чыннан да дисциплинага, җаваплылыкка өйрәтә. Хәзер үзем дә хәрби комиссариатта эшләгәч, егетләрнең армиягә нинди булып китүләрен һәм аннан нинди булып кайтуларын күрәм. Хәрби хезмәттән алар үсеп, фикерле булып кайта. Армия тәрбияли һәм ирлек сыйфатларын булдыра. Мин үзем дә, әгәр мөмкин булса, шул елларга кайтыр идем.

Аннан соң әтинең абыйсы да сугышта, Балтыйк буенда һәлак булган. Хәрби булмасам, тормышым бөтенләй башка юлдан китәр иде дип уйлыйм. Безнең әти кырыс, таләпчән иде. Һәр нәрсә график буенча эшләнде. Һәм бу миңа ошый иде. Шуңа күрәдер, бәлки, балачактан ук хәрби булырга теләдем. Ләкин хыялым чик сакчысы булу иде. Тик Мәскәүнең чик сакчылары училищесына конкурс зур булу сәбәпле, мине Казан танк училищесына керергә үгетләделәр. Хыялым күпмедер дәрәҗәдә тормышка да ашты, чөнки Грузиядә дә, Приморьеда да хезмәт итү урыным чиктән ерак түгел иде.

Уллары

Ленар Ризванов: Улларыбызның һөнәр сайлавында безнең өлеш зур булгандыр дип уйлыйм. Аларның балачагы гарнизонда хәрбиләр арасында, шул тормыш эчендә кайнап узды. Олы улыбыз Ирек гадәти тормышны күргәне дә булмады. Һәрвакыт техника гөрелтесе, кайдадыр атыш, машиналар тавышы… Утырып киңәшләшкәч, ул Суворов училищесына укырга керергә теләген белдерде. Аны  уңышлы тәмамлады. Аннан соң, сеңлемнән күреп, хәрби финансист булды. Кечкенәсе Ядкәр белән дә сөйләшә, киңәшләшә торгач, хәрби-медицина академиясен сайладык. Бүген ул – медицина хезмәте капитаны. 4 ел корабльдә хирург булып эшләде. Хәзерге вакытта Владивостокта – офтальмолог. Абыйсы да шул ук шәһәрдә хезмәт итә.

Тәрбия

Ленар Ризванов: Без барыбыз бергә җыелганда, сөйләшүләр хәрби темалардан башлана, әлбәттә. Аннан соң сүзләр балаларга, оныкларга, бергә хезмәт иткән уртак танышларга барып ялгана. Балалар тәрбиясенә килгәндә, олы улыбызны үстерү тулысынча иптәшем җилкәсендә булды диярлек.

Гүзәл Ризванова: «Балалар әтиләрен күреп үсте. Аның кешеләргә һәм миңа булган мөнәсәбәте һәрвакыт аларның күз алдында булды бит. Үзем дә: «Тыңламасагыз, әтиегезгә әйтәм. Әтиегез борчылыр», – дип гел әйтә килдек. Аннан соң мин улларыбызны спорт белән тәрбияләдем. Бергәләп күнекмәләр ясый, йөгерә идек. Заманында мин бит әле бию, җыр белән дә шөгыльләндем. Ансамбльдә җырладым. Әтиләренә төшке аш алып баралар иде. Хәрбиләрне, гарнизонны күреп үстеләр. Анда да җылы мөнәсәбәт иде. Хәзер үзләренең гаиләләрендә дә, Аллага шөкер, тынычлык, гармония хөкем сөрә. Безгә кайткач та, төп сөйләшү темабыз – хәрби тормыш. Истәлекләр дә, көлешүләр дә, мәзәк хәлләр дә була. Безнең арада кыса, чикләр юк. Балалар белән мөнәсәбәтләр бөтен мәгънәдә дә ирекле. Мин моңа бик шатмын. Бер-беребез белән киңәшләшү, уртага салып сөйләшү – безнең өчен гадәти күренеш.

Бәхет

Гүзәл Ризванова: Кулымны күкрәгемә куеп әйтә алам: мин – бик бәхетле хатын-кыз. Беренчедән, ирем – искиткеч кеше. Тырыш, җаваплы, ышанычлы, гадел, чиста күңелле. Бервакытта та әшәке итеп эндәшкәне булмады. Икенчедән, тормышыбыздагы барлык уңышлар уртак безнең. Барысын да бергә булдырдык. Әйе, бик күп хәрби гаиләләрдәгечә, балалар тәрбиясе минем җилкәдә иде. Мин моны баштан ук аңлап, акылым белән кабул иттем. Шуңа күрә иремә бернинди дә үпкә хисләрем юк, киресенчә, бик тату яшәдек. Башка хәрбиләрнең хатыннары белән дә ярдәмләшеп, аралашып гомер иттек. Мин хәрби хатын-кыз буларак та бик бәхетле. Яратып хезмәт иттем, әле дә дәвам итәр идем. Яшел Үзәнгә кайткач, 22 ел стаж җыеп, 42 яшемдә пенсиягә чыктым. Азнакайның хәрби комиссариатын да бик сагынам.

Батырлык

Ленар Ризванов: 1981 елларда Германиядә сәяси вазгыять бик киеренке булды. Без барысына да әзер идек. Гадәттә, офицерга пистолет бирәләр. Без исә автоматлар белән йөрдек, чөнки беренче сигнал булу белән үк чыгып китәргә әзер булырга тиеш идек… 1990–1991 елларда Грузиядә хәрбиләр өчен вазгыять шулай ук тыныч түгел иде.

Гүзәл Ризванова: Ленар бу хакта сөйләргә яратмый, тик батырлык турында сүз кузгатканбыз икән, мин моны әйтергә тиешмен дип уйлыйм. Грузиядә хезмәт иткәндә, миңа 25 яшь тулган көнне, танк шартлады. Шул вакытта ирем төп көчне үзенә алып, солдатларның гомерен саклап калды. Әле дә бик яхшы хәтерлим: аның исәнлеген-саулыгын сорап, грузин хатыннары чиркәүгә шәм куярга йөрделәр. Хәле чыннан да авыр иде. Аның нинди хәлдә булуын күреп, үзем дә тыела алмыйча еладым. Гомеребез кыл өстендә булган вакыйгалар тагын берничә булды әле безнең. Ленарга минем дә, балаларның да гомерен саклап калырга туры килгән чаклар булды. Ләкин бу авырлыклар яшьлек белән җиңелрәк узгандыр дип уйлыйм.

Гомумән, ирем Грузиядә хезмәт иткән ике ел  иң авыр вакытлар булгандыр. Анда барысы да булды: елау да, курку да, көтү дә… Үзегез аңлыйсыз, «кайнар нокта»… Ләкин үзебез сайлаган язмыштан беркая да китеп булмый. Димәк, безгә ул юлны узарга язган. Үкенмим. Улларымның хатыннарына да шушы ук сүзләрне әйтәм. Олы киленем – психолог, кечесе – табиб. Ләкин олысына: «Армиягә бармыйсың», – дидем. Чөнки монда бит әле характерның нинди булуы да мөһим. Мин бик тә спорт сөючән, җитез идем. Әле дә шундыймын. Германиядә хезмәт иткән вакытта хәтта солдатлар белән шөгыльләндем, аларга тренировкалар уздырдым. Аннан соң тугыз ел телефонист булдым, Приморье краенда төрле урыннарда эшләдем. Кыскасы, күп җирләр күрдек, төрле вакыйгалар эчендә кайнадык.

Батырлык дигәндә, кече улымны да искә аласым килә. Корабльдә хезмәт иткәндә ул шулай ук солдатның гомерен саклап калды. Бу вакыйгадан соң: «Кеше гомере кыл өстендә булганда, мин белгәнне дә, белмәгәнне дә искә төшердем. Дөрес укол ясау нәтиҗәсендә, контракт буенча хезмәт итүче егет исән калды», – дип сөйләде. Әни кеше өчен менә шунысы да бик кадерле. Гадәти тормышта да батырлык кылучылар бар, чөнки ул ирләрнең канына салынган. Бервакыт язмыш шулай итеп китереп куя: артка адым ясаганчы алга ташлану хәерлерәк була.

Бәйрәм

Гүзәл Ризванова: Безнең өчен 23 февраль – изге бәйрәм. Минем өчен 8 Март та әһәмиятле түгел. Гадәттә, олы яки кече улыбыз гаиләләре белән кайтып, безне котлый. Бөтен кеше бүләкләр бирә. 9 Май чаралары да безнең өчен бик мөһим. Форма, медальләрне тагып, бәйрәмгә чыгабыз.

 

Сораштыру

Малайларны ничек чын ир-ат итеп тәрбияләргә?

Фәрит Шәйхетдинов, көрәш буенча Россия җыелма командасы баш тренеры:

  • Чын ир-егет булып үссен өчен, беренчедән, әти тәрбиясе кирәк. Икенчедән, таяк белән түгел, башыннан сыпырып эшкә өйрәтеп үстерү мөһим. Бары тик хезмәт белән генә кеше булып була.

Мәдинә Гайнуллина, Татарстанның атказанган артисты:

  • Уллар тәрбияләүдә әтинең дә, әнинең дә йогынтысы зур. Әти ир буларак аңлатса, әни, беренче чиратта, хатын-кызга хөрмәт уятырга тиеш. Уртанчы улыбыз хәрби мәктәпне тәмамлады. Кечкенәсе дә шунда ук 5 нче сыйныфта укый. Аның да йогынтысы бардыр дип уйлыйм, чөнки бу мәктәптә дисциплина тәрбияләнә, укучыларның үз фикерләре формалаша, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерү, тырышлык, рух ныклыгы кебек сыйфатлар барлыкка килә. Ир-атта катылык та булырга тиеш. Алар бит безне саклап, яклап тора торган кешеләребез. Хәзер егетләрнең күпчелеге армия сафларыннан качарга тырыша. Ә минем өчен балаларымның коралны кулларына алып, аны сүтеп җыя белүләре мөһим иде. Ир кеше кулына корал тота белергә тиеш дип уйлыйм. Аллага шөкер, армиягә хезмәт итәргә барабыз, диләр. Аның белән дә горурланам, чөнки без балаларны дөрес тәрбияләгәнбез. Без ирем белән гади мәктәпләрдә дә егетләр өчен хәрби дәресләр булырга тиеш дип саныйбыз. Барлык ир-атларның да чын ир-ат булып калуларын телим. Ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да шушы сыйфатларын югалтмасыннар иде.

Айрат Шакиров, Мамадыш районының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, «Әтиләр клубы» советы рәисе:   

– Үз мисалыңда тәрбияләү мөһим. Әти кеше гаиләсе, балалары өчен җаваплы булсын иде. Гаилә аның кайгыртуын тоярга тиеш. Мәктәптә малайлар арасында каршылыклар килеп чыкса да, алдан әти белән әни йөгерергә тиеш түгел. Уку йортларында моның өчен тәҗрибәле кешеләр бар. Бу яктан бала мөстәкыйль булып үссен иде.

Гүзәл Әхмәтшина, Сүриядә батырларча һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны:

– Ир-ат тәрбияләүдә әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр зур роль уйный. Әтисенең әнисенә булган карашын ул киләчәктә үз гаиләсендә дә булдырачак. Әмир улыбыз әтисенең миңа булган мөнәсәбәтен күреп, белеп калырга өлгерде. Маратта хатын-кызны хөрмәтләү зур иде. Ул әнисен һәм мине гел кайгыртып, ярдәм итеп торды. Хәзер Әмирнең дә (ул Казан Суворов хәрби училищесында укый. – Авт.) миңа карата мөнәсәбәте шундый. Әтиләре аңа батыр булырга кирәклеген гел сөйли иде. Шуңа күрә мин балалар белән һәр нәрсәне уртага салып сөйләшергә, аңлатырга кирәк дип саныйм. Ир-ат дигәч, көч кенә түгел, ә хатын-кызга хөрмәт тә күзалланырга тиеш.

Люция Закирҗанова, балалар психологы:

Беренчедән, малайларның ир-атлык сыйфатлары ир-атлар янында гына тулылана. Хатын-кыз янында ир-атлык ачыла, ләкин көчле җенес янында гына ул тулылана. Шуңа күрә бу аралашу алар өчен бик мөһим. Әгәр гаиләдә әти кеше юк икән, аны бабасы, абыйсы яки башка ир туганы алыштыра ала. Чынлыкта ир-атлар үзләренең көчсез якларын танырга курка. Чөнки без алардан көчле булуны таләп итәбез. Чын ир-ат дигәндә без җаваплылыкны үз өстенә алучы, зурларча фикерләүчене күз алдында тотабыз. Егет кеше бу җаваплылыкны кайчан алырга тиеш соң? Әниләр балаларын һәрвакыт кайгырта. Зур үскәч тә алар күп вакытларын әниләре янында үткәрә, ягъни һаман «малай» булып кала. Шуңа күрә әниләр улларын «җибәрә» белергә тиеш. Аларга авырлыклар барлыгын һәм аларны җиңәргә кирәклеген төшендереп үстерергә кирәк.

 

Ир-атлар темасы — саннарда  

  • Татарстанда 1 808 637 ир-ат яши. Аларның 1 368970е – шәһәрләрдә, 439 667се авылда гомер итә.
  • Шәһәрдә яшәүче ир-атлар, хатын-кызларга караганда, 26,5 меңгә азрак
  • Авылда яшәүче ир-атлар, хатын-кызларга караганда, 21 меңгә азрак
  • Малайлар, кызларга караганда, 1026га күбрәк туа
  • Шәһәрдә малайлар, кызларга караганда, 871гә күбрәк туа
  • Авылларда малайлар, кызларга, караганда 155кә күбрәк туа
  • Татарстанда яшәүче ир-атларның уртача хезмәт хакы 44 238 мең сумны тәшкил итә. Алар хатын-кызларның уртача хезмәт хакы белән чагыштырганда, 12 465 сумга күбрәк акча ала.
  • Бөтенроссия халык санын алу вакытында 1 422 500 ир-ат гаиләле булуын, 379 071се бер тапкыр да өйләнмәвен әйткән. 76 587 ир-ат рәсми төстә аерылуын, ә 17 156сы документта ир белән хатын булуга карамастан, аерым яшәүләрен күрсәткән.
  • Шәһәрдә – 280 523, авылда 98 548 буйдак яши.

 

 

Саннар 2019 елда уздырылган тикшеренүләрдән һәм Татарстанстат мәгълүматларыннан алынды.  

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү