2021 ел әле икенче аен гына вакласа да, Татарстанда аның исемен җисеме белән килештерү максатыннан шактый гына чаралар булды инде. Чираттагысы Казан Дәүләт мәдәният институтында узды.
Укытучылар һәм студентлар төрле милләт вәкилләренең дуслыгын, телләрнең сафлыгын, матурлыгын искәртеп, әдәби-музыкаль кичә әзерләгән иде. Чакырылган кунаклар арасында Дәүләт Советының әгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов та бар иде. Аның сүзләренчә, биредә укучы студентларның татар мәдәнияты үсешенә керткән өлешләре зур:
— Мәдәният институты телләрне, халкыбызның традицияләрен саклауга бик зур өлешен кертә. Биредә белем алучы студентлар республиканың мәдәни тормышында гаять актив катнаша. Бүгенге чара — шуның күркәм мисалы, — диде ул.
Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева исә телне, мәдәниятны, традицияләрне яшәтү — һәркемнең кечкенә гамәлләренең җыелмасы, дигән фикердә:
— Җир йөзендә булган алты мең телнең яртысы диярлек юкка чыгу куркынычы астында тора. Ләкин безнең һәркайсыбыз моны булдырмас өчен кечкенә булса да тырышлык күрсәтергә сәләтле. Телне саклау — дәүләтнең генә түгел, илдә яшәүче һәр кешенең бурычы бит. Татарстанда 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителү һәрберебезне: «Мин телемне саклау өчен ни эшләдем?»,- дигән сорауга җавап бирергә этәрсен, телләр саклауга керткән өлешебезнең тагын да арттырсын иде. Мәдәният институтында республика гына түгел, бар дөнья халыклары, аларның традицияләре, теле, сәнгате яшәсен өчен зур тырышлык куялар. Бу эш алга таба да дәвам итсә иде. Халыкның теле яшәсә, моңы да үлмәс!
Чараның тагын бер мәртәбәле кунагы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров фикеренчә, 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү бездән читтә көн күрүче татарлар өчен дә бик мөһим:
— Татар дөньясы Татарстан белән генә чикләнми. Бездә татар халкының өчтән бер өлеше генә яши. Әмма Татарстан һәм Казан — җир йөзендә яшәүче һәр татарның да рухи мәркәзе, — диде ул.
Лилия Гыймазова
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat