Татар эстардасының иң якты йолдызларының берсе Илсөя Бәдретднованың Чаллыдагы өстәмә концертларына билетлар сатылып беткән. Ә билетларны җырчының «Башкортстандагы дуслар»ы алып бетергән. Бу хакта җырчы инстаграмда үзе хәбәр итте.
Коронавируска бәйле чикләүләр белән бәйле рәвештә Татарстан җырчыларының Башкортстанга гастрольләре туктатылган иде. Ә менә Илсөянең андагы тамашчылары аптырап калмаганнар, үзләренә якын булган Чаллыга билетларны алып бетергәннәр. Җырчы хәбәр итүенчә, күршеләрдәге тамашачыларның күп санлы сораулары буенча, Баулыда һәм Әлмәттә дә өстәмә концертлар булачак.