Татарстанда балыкларны коткару өчен 5 меңгә якын бәке ясаганнар

Лаеш районында “Балык булсын!” дигән кышкы акция үткәрелә. Ул акциянең элекке активисты – Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә уздырыла.

“Бозны тишеп, суны кислород белән баетабыз. Мишә елгасы тамагында бу эш белән инде 1 февральдән шөгыльләнәбез. Биредә 1 февральдән 15 апрельгә кадәр балык тоту тыела. Балыкчылар бәкеләр ясамый, шуңа күрә  суга кислород  керми”, – ди Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Лаеш районы хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау бүлеге җитәкчесе Михаил Ерошомов.

Табигатьне саклау акциясен  Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитеты оештырган. Белгечләр каты суыкларга карамастан, “Мишә елгасы тамагы” дәүләт зоология заказнигы территориясендә балыклар үлүне кисәтү өчен бәкеләр тишә. Аларга балыкчылар  һәм, гомумән, теләгендә булган барча кеше булыша. Мондый акцияләр башка районнарда да уздырыла.  Ерошомов әйтүенчә, акциядә 16 район катнаша, әлегә 5 меңгә якын бәке ясалган.

Әйтергә кирәк, февраль сулыкларда яшәүче җан ияләре өчен аеруча авыр ай булып санала. Түшәк кебек калын  боз астына һава кермәү балыклар күпләп һәлак булуга китерә. Бозны тишмәгәндә, барлык балык үлеп бетәргә мөмкин. Бигрәк тә күлләр һәм елга тамакларында хәлләр  авырлаша.

Комитетның су биологик ресурслары бүлеге өлкән белгече Наилә Ситдыйкова сүзләренә караганда, республикада инде өч ел дәвамында кышкы акция уздырыла. Лаеш районы территориясендәге табигатьне саклау акцияләрендә  Советлар Союзы Герое  Борис Кузнецов да актив катнашкан. Шуңа күрә акцияне шуның хөрмәтенә үткәрергә карар ителгән.

 

 

 

 


Фикер өстәү