Шәхси йортлар төзү өчен ташламалы ипотека бирергә тәкъдим иткәннәр

Россия Финанс министрлыгы шәхси йортлар төзү өчен дә “Гаилә ипотекасы” ташламалы программасыннан файдалануны тәкъдим иткән.

“6 процентлы “Гаилә ипотекасы” программасына үзгәрешләр кертү тәкъдим ителә. Биредә сүз торак йортлар төзү өчен җир кишәрлеген сатып алуга яки  милектәге җир кишәрлегендә шәхси йорт төзүгә бирелә торган ипотека кредитлары турында бара”, – дип хәбәр итә “Коммерсантъ”.

Министр урынбасары Алексей Моисеев әйтүенчә, программаны киңәйтү балалы гаиләләрнең  байтагына торак шартларын  яхшыртуга ярдәм итәчәк.  Моннан тыш шәхси торак төзелешенә процент ставкасы кимү дә әлеге юнәлешкә яңа этәргеч бирәчәк.

Бүгенге ташламалы ипотека программасы 2021 елның июленә кадәр гамәлдә булачак. Әмма Россия Президенты Владимир Путин 15 февральдә программаны 2024 елга кадәр озайту мөмкинлеген карарга кушты. Вице-премьер  Марат Хөснуллин исә, ничек кенә булмасын, Россиядә ташламалы ипотеканы  2024 елда озайту ягы каралачагын  хәбәр итте.

 


Фикер өстәү