Россия вице-премьеры: «Мондый газ турбинасы җайланмасын уйлап табу һәм җитештерү энергетикада тренд булып тора»

Россия вице-премьеры Юрий Борисов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе”ндә “Волга” газ турбинасы энергетика җайланмасы ачылды.

Ул предприятиенең үз ихтыяҗларын һәм башка кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итәчәк. Аның нәтиҗәсендә энергия чыгымнары 30 процентка кимиячәк.

— Мондый газ турбинасы җайланмасын уйлап табу һәм җитештерү энергетикада тренд булып тора. Алар автоном бистәләрдә һәм зур җитештерү берләшмәләрендә электр энергиясе һәм җылылык бирү өчен файдаланыла. Җайланмалар үзләренең нәтиҗәлелеге буенча зур энергетика объектларын да уздыра, — диде Юрий Борисов. – Бу оешмага керем кертер һәм икътисадны тотрыклы, ә республиканы баерак итәр.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада бу җайланманы эшләтеп җибәрү идеясе Украинадагы “Насосэнергомаш” заводын күргәч туган.

— Бездә котельныйлар куллана торган зур булмаган шәһәрләр шактый. Ләкин катнаш эшләп чыгару күпкә нәтиҗәлерәк бит. Әлеге үрнәк республикадагы кечкенә шәһәрләрне модернизацияләү һәм җылылык белән тәэмин итүдә алга таба да кулланылыр дип ышанам, — диде ул.


Фикер өстәү