Он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә 114 миллион сумнан артыграк акча бирелә

Россия Авыл хуҗалыгы  министрлыгы, Хөкүмәт кушуы буенча,  он тарту һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирү турында Татарстан белән  килешү төзегән. Аның нигезендә, он җитештерүчеләргә – азык-төлек бодаен сатып алу чыгымнарының, ә икмәк пешерү предприятиеләренә – икмәк  һәм икмәк-күмәч ризыкларын җитештерү-сату чыгымнарының бер өлешен компенсацияләү күздә тотыла.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республика он җитештерүчеләренә азык-төлек бодаен сатып алу чыгымнарын каплауга –  65,9 миллион сум, икмәк пешерү предприятиеләренә – 48,3 миллион сум бирелә. Якын араларда субсидияләргә заявкаларны сайлап алу игълан ителәчәк.

Хөкүмәт тарафыннан кабул ителгән карар тармак предпртиятиеләренең табышлы эшләүләренә ярдәм итүгә һәм икмәк, икмәк-күмәч ризыклары бәясенең тотрыклылыгын саклауга юнәлдерелгән.

 


Фикер өстәү