Мөмкинлекләре чикләнгән малай: «Салават Фәтхетдинов белән очрашасым килә, ә яшәү өчен көчне Рөстәм Нәбиевтан алам»

Физик мөмкинлеге чикләнгән дигән сүзне яратмый алар. Барысы да башка сау-сәламәт балалар кебек яшәргә тырыша. Әле алай гына да түгел, кайчак уздырып та җибәрәләр. Казанда урнашкан “Солнечный” тернәкләндерү үзәгендәге малай-кызлар белән аралашкач, аларның көчле рухлы булуларына тагын бер кат инанасың. Әлеге үзәккә йөрүчеләр белән таныша башлагач, моннан берничә ел элек “ВТ”да язмыш бәян ителгән Анель Имамиев килеп чыкты. Малай да мине онытмаган, күрүгә кочакка елышты.

– Улым ДЦП авыруы белән тугач, бик кайгырган идем. Аннары ничек укытырмын, ничек дәвалармын дип борчылдым. Аллаһы Тәгалә үз җаен бирде. Йортыбыз янәшәсендә генә тернәкләндерү үзәгенә йөри башладык. Улым 78 нче лицейның әлеге үзәктәге махсус сыйныфында укый. Бер дә тик торганыбыз булмады. Анель бик актив, тормышны яратучан, ижади бала булып үсте. Спортка да тартыла. Әмма иң яраткан эше  – театр аның,  – дип сөйли әнисе Ландыш.

Анель   исә, теге вакытта без күргән кечкенә малай түгел инде  егетләр рәвеше кергән үзенә. Фикерләре төпле, әйтер сүзе бар. Иң мөһиме – дөрес тәрбия алган.

–  Мин язмышыма бик рәхмәтле. Әти-әнием исән-сау. Күзләрем күрә. Аякларым йөри генә түгел, йөгерә дә алам. Колакларым ишетә, матур итеп сөйләшә беләм. Следж хоккей белән шөгыльләнәм. Баскетбол, волейбол уйныйм. Әмма театрда уйнау күбрәк ошый. Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында урнашкан “Могҗиза” дип аталган студиягә йөрим. Миңа бик ошый. Киләчәктә, укып бетергәч, театр училищесында белем аласым килә. Тагын бер хыялым бар – җырчы Салават Фәтхетдинов белән очрашасым килә. Яшәү өчен көчне Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевтан алам. Мин аны инстаграмда карап барам. Сокланам. Ул авыруларга гына түгел, сау-сәламәт кешеләргә дә үрнәк, – ди Анель.

Әмир Нуриевка да 14 яшь. Ул да биредә дәвалана һәм укый. Әнисе Гөлсинә ханым аны 40 яшендә тапкан.

– Озак еллар балабыз булмады. Ә бит сабый сөясе килә. Табиблар баштан ук кисәтте. Авыру бала булачак, диделәр. Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, алып кайттым. Туган көненән башлап аның белән бергә без. Башкача булмый, да. Авиатөзелеш районынан килеп йөрибез. Андагы гимназиягә алмадылар, монда кабул иттеләр. Иртән чыгып китәбез, кич кайтабыз. Улым бик тә сәләтле бала. Шигырьләр дә сөйли, оста итеп театр да уйный. Бик тә журналист  буласы килә аның. Мин исә, баламны бар теләген үтәргә тырышам, – ди ул.

“Солнечный” тернәкләндерү үзәгендә елына 800дән артык бала дәвалану курслары  үтә. Биредә туганнан алып 18 яшькәчә сабыйларын кабул итәләр. Үзәк директоры Рөстәм Әхмәдуллин сүзләренә караганда,  быелдан биредә Махсус Олимпиада комитеты әзерләгән күнегүләр буенча шөгыльләнә башлаячаклар.

– Без 2022 елда Казанда булачак Махсус Олимпиаданың кышкы уеннарына әзерлек кысаларында бездә махсус ппрограмма эшли башлый. Ул 5 Fit дип атала. Бу ни дигән сүз? Көненә 5 тапкыр яшелчә, җиләк-җимеш ашау, атнага биш тапкыр спорт белән шөгыльләнү, көненә 0,5 литрлы 5 шешә  су эчү. Дөрес тукланган очракта гына спортта уңышка ирешеп була, – ди ул.

Үзәкнең социаль адаптация бүлеге мөдире Светлана Изотова сүзләренә карганда,  бу программа ярдәме белән баланы физик яктан һәм психик яктан әзерләп була.

– Биредә комплекслы ярдәм күрсәтелә. Без иң беренче чиратта, балаларның тормышын яхшыртуны күз алдында тотабыз. Әгәр бала тизрәк хәрәкәтләнсә, ул барлык чараларда актив катнашачак. Шулай ук хәрәкәт сөйләмгә тәэсир итәчәк. Организмда бар да бер-берсен тулыландыра. Дөрес шөгыльләнсәң генә  уңышка ирешеп була, – ди ул.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү