Рөстәм Миңнеханов: «Районнарда машина төзелешен үстерергә кирәк»

Сәнәгать җитештерү индексы кимегән, тармакта җәрәхәт алучылар саны, узган ел белән чагыштырганда, 4 тапкырга арткан. Татарстанның Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясендә әнә шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләштеләр.

Коллегия башланыр алдыннан Россия вице-премьеры Юрий Борисов һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында “Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе”ндә “Волга” газ турбинасы энергетика җайланмасы ачылды. Ул предприятиенең үз ихтыяҗларын һәм башка кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итәчәк. Аның нәтиҗәсендә энергия чыгымнары 30 процентка кимеячәк.

— Мондый газ турбинасы җайланмасын уйлап табу һәм җитештерү энергетикада тренд булып тора. Алар автоном бистәләрдә һәм зур җитештерү берләшмәләрендә электр энергиясе һәм җылылык бирү өчен файдаланыла. Җайланмалар үзләренең нәтиҗәлелеге буенча зур энергетика объектларын да уздыра, — диде Юрий Борисов. – Бу оешмага керем кертер һәм икътисадны тотрыклы, ә республиканы баерак итәр.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада бу җайланманы эшләтеп җибәрү идеясе Украинадагы “Насосэнергомаш” заводын күргәч туган.

— Бездә котельныйлар куллана торган зур булмаган шәһәрләр шактый. Ләкин катнаш эшләп чыгару күпкә нәтиҗәлерәк бит. Әлеге үрнәк республикадагы кечкенә шәһәрләрне модернизацияләү һәм җылылык белән тәэмин итүдә алга таба да кулланылыр дип ышанам, — диде ул.

Коллегиядә төп доклад белән чыгыш ясаган Татарстанның премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов әйтүенчә, узган ел тулаем эчке продукт күләме 5 проценттан артыгракка кимегән. Сәнәгать җитештерү индексы да элеккеге дәрәҗәдә кала алмаган. Ул 3,6 процентка кимегән.  Инвестицион программалар да азайган.

Соңрак әлеге мәсьәләгә Россия хөкүмәте рәисе урынбасары Юрий Борисов та тукталды. Ул узган ел Татарстанда сәнәгать җитештерү индексы кимүенең объектив сәбәпләре барлыгын һәм аның гомуми статистикага тәңгәл килүен ассызыклады. Ләкин хәзер пандемия чигенә һәм динамик рәвештә үсүгә кайтырга кирәклеген әйтте.

— Бер ел элек без сезнең белән очрашып, планнарны барлаган идек. Ким дигәндә 5 процент үсеш турында уйладык. Ләкин пандемия сәбәпле, дөньякүләм кризис башланды. Россия моннан аз югалтулар белән чыкты. Бу республика һәм урындагы җитәкчеләрнең дөрес юнәлеш алуы турында сөйли, — диде Юрий Борисов.

Министр Юрий Борисовтан чит ил белгечләрен Россиягә кертүне җиңеләйтүдә дә ярдәм сорады. Аның фикеренчә, бу – инвестицион проектларны эшләтеп җибәрүне тизләтәчәк.

— Зур инвестицион проектларны тормышка ашыру еш кына чит ил белгечләреннән башка булмый. Монда пандемия үз төзәтмәләрен кертте. Аларга хәзер безгә керү бик авыр, — диде Альберт Кәримов. Һәм вице-премьерга мөрәҗәгать итеп. – Юрий Иванович, әгәр мөмкинлек булса, югары квалификацияле белгечләрне илгә кертү тәртибен җиңеләйтүне карасагыз иде. Бу безгә инвестицион проектларны эшләтеп җибәрүне тизләтер иде.

Коллегиядә билгеле булганча, узган ел Татарстан сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре арасында иң аз хезмәт хакын тегүчеләр һәм күн товарлар җитештерү тармагында эшләүчеләр алган. Алар уртача 16,9 һәм 20,6 мең сум акча ала. Шулай ук мебель җитештерә торган оешмаларда эшләүчеләрнең дә уртача хезмәт хаклары зур түгел: 21,9 мең сум. Ә менә кокс һәм нефть продукты җитештерүдә эшләүчеләр уртача — 67, 8 мең сум, файдалы казылмалар алуда – 60,2 мең сум, химик матдәләр һәм химия продуктлары җитештерүчеләр 58,6 мең сум акча ала икән.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, республика районнарында машина төзелешен үстерергә кирәк һәм бездә моның яхшы үрнәкләре бар. Президент мисалга Биектау районындагы “Казаньсельмаш” һәм Мөслим районындагы “Агромастер” компанияләрен китерде.

— Бу мисаллар теләсә нинди районда, теләсә нинди территориядә заманча җитештерү булдыра алу мөмкинлеген сөйли, — диде ул. – Мин махсус зоналар, сәнәгать мәйданнары, ТОСЭР – барысы да эре, урта һәм кече бизнес өчен эшләргә тиеш дип саныйм.

Зөһрә Садыйкова

 

 


Фикер өстәү