Татарстанда 39 градус салкын булачак

Татарстанда киләсе атнада, 23-24 февраль көннәрендә, төнлә 30-35, урыны белән 39градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Көндез 23-28 градус салкын фаразлана. Төньяктан искән җилнең тизлеге 10-15 метрга секундка җикәнлектән, сак һәм игътибарлы булу сорала.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, республикада аномаль салкыннар 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү