«Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез проекты»нда «ВТ» журналисты Алсу Хәсәнова башкарган җырны тәкъдим иткәннәр

Төркиянең Искешәһәр Казан татарлары җәмгыяте «Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез проекты»н башлап җибәргән.

Бу атнада «ВТ» журналисты мәрхүмә Алсу Хәсәнованың газетаның 95 еллыгы уңаеннан Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева белән яздырган «Яшьлегем хисләре» җырын тәкъдим иткәннәр.

Алсу Хәсәнова Төркиянең Искешәһәр шәһәрендә һәм татар авылы Коруһөйүктә (Kuruhöyük — Osmaniye) 2008 һәм 2013 нче елларда кунак булган. Әлеге җыр да шул елны яздырылган.

Яшьлегем хисләре

Алсу Хәсәнова — Зөхрә Сәхәбиева җырлый

Галимҗан Сәгыйдуллин сүзләре
Шакир Мәҗитов көе

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Мин яратам чәчәк исләрен.
Бүләк итәм, бәгырем,
Ал, тартынма, ал син
Яшьлегемнең кайнар хисләрен.

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Юллыйм сиңа иң саф хисләрем,
Тап төшермәм, бәгырем,
Тап төшермәм аңар,
Шаһит булыр якын дусларың.

Сахраларда ялгыз йөргән чакта
Җилләр исеп чәчне тарата.
Бәхет бит ул, дуслар,
Шуны онытмагыз, —
Ул саф йөрәкләрне ярата.

Yeşleğem Xisläre

Ğalimcan Säğıydullin süzläre
Şakir Mecitov köye

Saxralarda yalğız yörgän çaqta
Min yaratam çäçäk islären.
Büläk itäm, bäğırem,
Al tartınma, al sin
Yäşlegemneñ qaynar xislären.

Saxralarda yalğız yörgän çaqta
Yullıym siña iñ saf xislärem,
Tap töşermäm, bäğırem,
Tap töşermäm añar,
Şahit bulır yaqın duslarıñ.

Saxralarda yalğız yörgän çaqta
Cillär isep çäçne tarata.
Bäxet bit ul, duslar,
Şunı onıtmağız, —
Ul saf yöräklärne yarata.


«Татар җырлары белән татарча өйрәнәбез проекты»нда «ВТ» журналисты Алсу Хәсәнова башкарган җырны тәкъдим иткәннәр” язмасына фикерләр

Фикер өстәү