Туган телләр елы өметләрне аклармы?

Агымдагы елга да, Халыкара туган тел көненә дә быел зур мәгънә салынган. Өметләрне аклармы быелгы ел? Нәтиҗәсе булырмы? Туган тел көне алдыннан без шушы сорауга җавап табарга тырыштык.

Әлеге сорауларга сүз белән генә түгел, гамәл белән җавап биргән кешеләрнең берсе – «Әлифба», «Әлбәттә» һәм татар теленә кызыксыну уята торган башка IT проектлар авторы, дизайнер Илдар Әюпов. Аның фикеренчә, интернетны татарчалаштыру, грантлар биреп, ниләрдер эшләтүнең нәтиҗәсе – 20 процент кына. Калган 80 процентны каян аласы соң?

– Аерым кешеләр, энтузиастлар дип әйтик, интернетны татарчалаштыра, татарча уеннар, китаплар,  платформалар барлыкка килә. Әмма аларның нәтиҗәсе – 10–20 процент дип исәплим. Бу гамәлләр тел инфраструктурасын барлыкка китерсә дә, телне саклап кала алмый. Ягъни алар авыруны дәваламый, ә шул авыру китереп чыгарган нәтиҗәләр белән көрәшә, – ди Илдар. – Безгә бит авыруны дәваларга кирәк. Иң зур хата – телнең киләчәге гаиләдән тора дип уйлау. Имеш, әти-әнисе татарча сөйләшсә, бала да татарча белә. Алай түгел. Бала телне дуслары белән урамда өйрәнә. Гаиләдә ул ата-анасы белән гади әйберләр турында сөйләшә, урамга чыга һәм дуслары белән аралаша башлагач, катлаулырак темаларга кереп китәләр. Тел, аның структурасы, терминологиясе урамда өйрәнелә. Чөнки анда катлаулырак фикер әйтергә туры килә. Безнең бала 3 яшькә кадәр татар телен камил белә иде, урамга чыга башлагач, 1–2 көндә рус теленә күчте. Өйдән кала башка бөтен җирдә төп тел – урыс теле бит. Ул аны бик тиз сизеп ала. Хәзер аңа – 8 яшь һәм ул рус телен татар теленә караганда әйбәтрәк белә. Гади татар кешесе үз теленең кадерен беләме? Минемчә, без үз телебезнең кадерен белмибез. Кадерен белер өчен телнең терәге – милли мәгарифе булырга тиеш.

Тел дигәч, күз алдына китап килә. Ә китапның укучысы бармы соң? Тагын бер дистә елдан соң да булырмы? Бу җәһәттән Милли китапханә директоры урынбасары Тәбрис Яруллинның өметләре зурдан:

– Беренчедән, республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын игълан итү нәкъ менә шушы проблемаларга игътибарны җәлеп итү өчен эшләнә. Татар телен яратучылар да, кадерен белүчеләр дә җитәрлек. Алар аз, хәлебез дә аяныч, ләкин өметсез түгел. Татар китабын укучылар бармы? Мин бу сорауга конкрет саннар белән җавап бирергә телим. Аның өчен бу мәсьәләгә ел азагында әйләнеп кайту кирәк. Яшерен-батырын түгел, китапны укыту өчен бүген аны матур итеп тезеп кую гына җитми, рекламаларга, кичәләр үткәрергә кирәк. Күптән түгел Клабхаус дигән социаль челтәр барлыкка килде. Без анда китапханәгә һәм татар китабына багышланган очрашу оештырдык. Бик кызыклы фикерләр булды. Татар китаплары арасында популярлары да, тәрҗемәгә чиратка басканнары да бар. Мин бу мәсьәләдә өметсезлеккә бирелмәс идем.

Киләчәккә карап фикер йөртәбез икән, балалар бакчасы тәрбиячесенең бәясен ишетергә кирәк, миңа калса. Татар ата-аналары оешмасы вәкиле Мөслимә Гыйльманова Туган телләр елына салынган өметләрне аклау юлларын да күрсәтте:

– Сүз дә юк, туган телгә, тәрбия мәсьәләсенә игътибар артты. Киләчәк турында сүз йөртәбез икән, әлбәттә, татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсен саклап калуы кирәк. Дәүләт теле булмаса, аның бит куллану даирәсе дә булмый. Андый шартларда дәреслек чыгаруның да нәтиҗәсе юк. Дәүләт теле статусы булганда гына без һәр оешмага күрсәткечләрне, элмә такталарны ике телдә язу шартын куя алабыз. Шулай ук милли университет кирәк. Бу – иң беренче таләп. Университетка укырга кергәндә, татар телен белгәне өчен 5 балл өстәлә икән, бу – татар баласына үз телен өйрәнүгә стимул, милли горурлыкка оеткы да. Инженер, космонавт, теш табибы буламы ул, башкасымы – ул максатына, шул исәптән татар теленә өстәмә баллар куелганга да, ирешә икән – ул бит аның үзе өчен генә түгел, республика өчен файда. Мин татар баласы булганга шушы дәрәҗәгә ирештем дип сөйләячәк ул тагын 5–10 елдан үз аудиториясенә. Ә андый мисаллар, татар галимнәре, абруйлы шәхесләребез бар безнең, шөкер.

Билгеле бер датаны концерт куеп өстән төшерү, грантка язылган әсәрнең үз укучысын таба алмавы, күпме тырышып та, татар газета-журналларын укучыларның кимүе, татарча сөйләшүчеләрнең азаюы – иң куркынычы.  Җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев әнә шундый фикердә:

– Туган тел мәсьәләсе – күптәнге, актуаль проблема. Ләкин туган телгә игътибар җитми, аерым даирәләр, милләтне, телне яратучылар, укытучылар гына борчыла. Җитәкчелек һәм халык тарафыннан битарафлык бик көчле. Хәзер инде өстән әйткәч, матбугат, телевидение аңлаткач, халык күбрәк игътибар итәр дип уйлыйм. Чөнки хәл итүче фактор – халык. Кешеләр бер-берсе белән татарча сөйләшсә, татар матбугатын алдырса, китапларын укыса, театрларга йөрсә, тел гамәлгә  керәчәк. Эштә дә татар телен мөмкин булганча кулланырга кирәк. Телгә игътибар артыр дип өметләнәм, ләкин моның җиңел башкарыла торган эш түгеллеген дә аңлыйм. Мондый еллар фәлән кадәр чара үткәрелде, фәлән мең кеше катнашты дип хисап тоту, бүлеп бирелгән акчаларны сарыф итүгә кайтып калса, Туган телләр елы да тарихта эзсез югалачак. Мин аңа мөнәсәбәтнең чын мәгънәсендә үзгәрүен телим.

Римзил Вәлиев Президент каршында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясен оештыруны алга китеш дип атый:

– Комиссиянең оешуы бик шәп. Ләкин мин грантларга гына ышану ягында түгелмен. Кеше грант турында гына уйлый икән, ул тагын акча өләшүгә кайтып кала. Мәсәлән, ярты миллион сумлык грантка язылган романның телне саклаячагына мин бик ышанмыйм. Минемчә, кеше газета-журналлар һәм кыска әсәрләр укыса, әйбәтрәк булыр иде. Бу эшләргә, дәүләт грантларын бүлүгә дә формаль карамаска һәм нәтиҗәлелеген кат-кат үлчәргә кирәк. Аның критерийлары шул: татар теленең куллану дәрәҗәсе, саны, мәдәни продуктны кулланучылар саны артса, нәтиҗә була. Ә инде нәтиҗәләрне санап та тормыйча мактансак, ул әйбәт булмый. Балалары, оныкларын татар сыйныфларына бирүчеләр артса, татарлыкның дәрәҗәсе реаль саннар белән расланса, алга китеш була. Ә инде Курчак театры яки Кариев театры буш утырса, башка театрларга да юньләп йөрмәсәләр, телевизорны карамасалар, бу милләт инде, үзе теләп, үз теленнән ваз кичкән була.

Без – шундый халыкмы?

Гөлинә Гыймадова


Туган телләр елы өметләрне аклармы?” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ