Бар әле ул мәрхәмәтлелек, бар…

Кем ничектер, мин үзем башкаларга яхшылык эшләгән кешеләрне күргән, алар турында укыган, ишеткән саен гаҗәпләнәм. Сөенеп, сокланып гаҗәпләнәм. Кеше хәсрәтен, борчуын, проблемасын үзенеке итеп кабул итеп, ярдәмгә ашыккан андый кешеләргә ничек тыныч кына карап булсын ди…

Юкса, мәрхәмәтлелек кешеләр өчен гадәти хәл булырга тиештер. Безгә йөрәк тә, акыл да тикмәгә бирелмәгән. Тик, кызганычка, бүген күп кыйммәтләр үзгәргән, тормыш кызуланган чорда башкалар проблемасына урын калмый, күбебез битарафландык кебек. Шөкер, мондый уйларны куып таратырдай, бар әле ул мәрхәмәтлелек, бар, дип сөенерлек хәлләр, язмышлар очрап тора.

Табиблар «ярдәме» белән (вакытында дөрес диагноз куелмыйча, алар биргән дәвалар йогынтысында) 23 яшендә коляскага берегеп калган, әмма тормыш сынауларын сынмыйча-сыкранмыйча узучы, тормышка чыгып, бала табып, бала үстергән Балтач кызы Эльза Сәгыйтова турында газетабызда язган идек инде. Мәрхәмәтле кешеләрнең фатирларын ремонтларга булышуын да, икенче бер мәрхәмәтлесенең аның күптәнге хыялын тормышка ашырырга ярдәм итүен дә… Менә күптән түгел Эльзаны тагын сөендергәннәр икән. «Соңгы елларда коляскам ватылып, бик газапланган идем. Мәрхәмәтле кешеләр кулланылышта булганын да бирделәр. Рәхмәт яусын үзләренә! Минем коляска белән тилмергәнне ишетеп, «Балтач нуры» мәчете имам- хатыйбы Илгиз хәзрәт Әхмәдуллин һәм аның ярдәмчесе Котдус Насыйбуллин килеп, үлчәмнәрен алып, ярдәм ышандырып киттеләр. Тольяттига заказ биреп эшләткән коляскаларын үзләре үк китереп тә бирделәр. Котдусның җәмәгате Асия ханым да килгән иде. Нәкъ мин теләгәнчә, бик уңайлы булып чыккан коляска! Шунда утырган саен, йөргән саен бу игелекле кешеләргә рәхмәт укып яшим», – ди ул.

Авылыбызның бик чибәр һәм бик акыллы үсмер егете Илназ Мәхмүтовның, моннан ел ярым элек авариягә очрап, шулай ук әлегә (үҗәт, тырыш Илназның аягына басачагына ышанасы килә) коляскада калуы, аңа бик күпләрнең, шул исәптән бер таныш булмаган кешеләрнең дә ярдәм итүләре турында  язган идем. Берничә операция кичерде, тернәкләндерү үзәкләренә дә йөртеп торалар. «Табиблар, Илназны ничек тә өйдә генә калдырмагыз, кеше арасына алып чыгарга тырышыгыз, дип киңәш биргән иде. Шөкер, яшьтәшләре, дуслары Илназны ялгыз калдырмады, коляска белән күрше авылдан кадәр йөртеп кайталар, хәлен дә белешеп  торалар. Үзебез дә аңа бер шөгыль булыр дип, кул көрәше белән кызыксынган идек. Бала чакта көрәшеп йөргән иде бит ул. Хәзер аның белән аерым тренер шөгыльләнә. Фагыйль Гайнетдинов бездән шактый ерак авылда яшәсә дә, махсус өстәлен дә алып килде, бездән бер тиен акча алмый, Илназ белән шулкадәр яратып шөгыльләнә, бик соклангыч кеше», – ди әнисе Альфира. Инде Татарстан беренчелегендә җиңү дә яулаган Илназ. Шушы араларда Россия чемпионатына барырга әзерләнә.

Ә икенче бер авылда, тумыштан ишетмәүче егетнең мәчеткә йөри башлавын ишетеп, тирә-күрше авыллар мәчетенә йөрүчеләр дә үзара акча җыешып, кыйммәтле һәм бик сыйфатлы колак аппараты алып биргәннәр…

…Бар әле ул мәрхәмәтлелек, бар…

Гөлсинә Хәбибуллина


Фикер өстәү