Әсирлектә булган Газинур Хәйруллин: Кандагар куркыныч төш кебек искә төшә

Моннан чирек гасыр элек Татарстан егетләре Михаил Девятаев батырлыгын кабатлады: Әфганстанда 378 көн әсирлектә булганнан соң, үз самолетларын һавага күтәреп, тоткынлыктан котыла алдылар. Бу батырлык легендага әверелде. «Кандагар» дип аталган фильм да төшерелде. Очучыларга Россия Герое исеме бирелде. Егетләр үзләре бу хәлне әле дә могҗизага тиңлиләр. Монда бит җимерек, ут эчендә калган Кандагар турында сүз бара. Без Ил-76 самолетының икенче очучысы Газинур Хәйруллин белән әнә шул куркыныч көннәрне искә төшерәбез.

Әсирлек 

1995 елның 3 августы. «Аэростан» Казан авиакомпаниясенең Ил-76 самолеты гадәти «чартер» белән Тираныдан (Албания) Кабулга (Әфганстанга) юл тота. Рейс та, андагы йөк тә халыкара йөк ташу кагыйдәләренә туры китереп рәсмиләштерелгән. Борт Әфганстанның һава пространствосына килеп керә. Соңгы пунктка кадәр бары 30 минут очасы кала. Бер караганда барысы да тыныч кебек. Шул вакыт кинәт кенә  шәһәр өстендә хәрби самолет пәйда була.

– «Ил-76, тиз арада Кандагарга төшеп утырыгыз, йөкне тикшерү эшләре булачак», – дигән хәбәр килде, – дип истәлекләре белән бүлешә герой. – Аннан, төшмәсәгез, ут ачачакбыз, дигән кисәтү яңгырады. Башта берни дә аңламадык, аннан хәйләгә керештек. «Без бу урынга самолетны утырта алмыйбыз», – дидек. Имеш, һавада әйләнеп йөргән арада хәрби самолетның ягулыгы бетәр дә безгә башка каныкмаслар дип уйладык. Әмма җирдә тагын бер очкычның стартка әзерләнүен белдек.

Шулай итеп, төшәргә туры килә. Очучыларны шунда ук талиблар әйләндереп ала. Аларны хуҗалык кирәк-яраклары саклана торган бер бинага урнаштыралар. Экипажның җиде әгъзасы – командир Владимир Шарпатов, икенче очучы Газинур Хәйруллин, штурман Александр Здор, бортинженер Әсхәт Аббязов, радист Юрий Вшивцев, инженерлар Виктор Рязанов һәм Сергей Бутузовның 13 айга сузылган тоткындагы көннәре башлана. 368 көн буена алар әсирлектән котылуга өмет белән, рухларын сындырмыйча яшиләр. Бәләкәй генә йортның бетон идәнендә йоклыйлар. Ашау ягы да такы-токы гына була. Күбесенчә су, ләвәш белән канәгатьләнергә туры килә. Кайчакларда бәрәңге белән бәрән итенең сөякле кисәкләре дә эләккәли. Акылдан язмас өчен иртәләрен бәләкәй генә ишегалдында йөгереп йөриләр, кичләрен радист аларга дәрес үткәрә: инглиз теленә өйрәтә.

Ярдәм 

Экипажны язмыш кочагында калдырмыйлар, әлбәттә. Аларның хәле турында Россия Хөкүмәтенә хәбәр итәләр. Беренче булып егетләр янына безнең медицина хезмәткәрләре юл тота. Дөрес, автомат көпшәсе астында. Аның каравы алар өйдән хәбәрләр, азык-төлек, дарулар алып килә. Бервакыт Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев спутник телефоны белән дә тәэмин итә. Һәр кешегә яртышар минут вакыт бирелә, шул арада барысы да өйдәге якыннары белән сөйләшергә өлгерә. Экипаж әгъзалары турында төрле даирәләрдә даими сөйләшүләр алып барыла, Татарстан Президенты киңәшчесе Тимур Акулов үзе талиблар янына бара. Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Ислам Конференциясе Оешмасы, Иран, Төркия вәкилләренең сөйләшүләр алып баруы егетләрне җәзадан коткара. Әмма әсирлектән котылу турында сүз дә булмый. Талиблар яңадан-яңа таләпләр куеп кына торалар. Россия һәм халыкара оешмалар да ниндидер нәтиҗәгә ирешә алмагач, егетләр качып китү турында уйлана башлыйлар. Үрнәк алырлык кешеләре дә бар – Михаил Девятаев.

Мөмкинлек

— Кандагар куркыныч төш кебек искә төшә, – ди Газинур Хәйруллин. – Билгесезлек безне сынады, качып китү турында әллә нинди идеяләр башка килде. Әмма беренче чиратта сак булырга кирәклеген без яхшы аңладык. Чөнки бер генә саксыз адым ясасак та, исән кала алмас идек.

Самолетка утырып качып китү мөмкинлеге 1996 елның 16 августында көтмәгәндә пәйда була. Бервакыт шулай командир белән ике инженерны аэродромга алып китәләр. Сәбәбе соңрак ачыклана. Талибларның Ил-76 самолетында очарга өйрәнәселәре килә икән. Очкычны тикшерергә һәм двигательләрне кабызып карарга кушалар. Егетләр тагын хәйләгә керешә. Моның өчен экипажның тулы составта урында булуы кирәк, диләр. Бер атнадан аларны тулы составта чыгаралар, әмма биш автомат көпшәсе астында йөрергә туры килә. План барып чыкмый. Икенче тапкыр, самолет көпчәген төзәтергә кирәк дип, егетләр үзләрен аэродромга илтүләрен сорыйлар. Җомга көн – бәйрәм булу сәбәпле, сакчылар да өчәү генә була. Автомат икесендә генә, берсе өстәмә көч буларак кына йөри. Көпчәкне алыштыргач, егетләр кайбер техник җитешсезлекләрне карарга дип, бортка менәргә рөхсәт сорыйлар. Барысы да уйланылган: двигательне кабызырга, приборларны тикшерергә, мөмкин кадәр зур тизлек белән кузгалып китәргә… Сакчылар егетләрне һавадан әйләнеп кенә төшәрләр дип уйлыйлар, күрәсең. Башта әллә ни игътибар итмиләр. Чөнки беренче тапкыр килгәндә шулай була. Аңлап алгач, кораллы талиблар утырган автобус, юлга чыгып, самолетка  каршы төшә. Тик өлгерә алмыйлар. Очкыч эчендә дә кораллы сакчылар белән  каршылык башлана. Авыр, әмма ирекнең янәшәдә генә булуы егетләргә көч бирә. Куркыныч янауга карамастан, 50–100 метр биеклектән генә очарга мәҗбүр булалар, чөнки чикне үткәнче югарырак күтәрелсәң, биредәге авиация хезмәтләре белән элемтә булып, һава оборонасы җайланмалары сизеп алыр дип шикләнәләр. Таулы-ташлы җирләрдән исән чыгарга бары тик очучыларның осталыгы гына ярдәм итә. Маршрутлары да алдан уйланылган: башта Иранга, Фарсы култыгы аша Гарәп Әмирлекләренә, аннан соң туган илгә… 49 минут дигәндә Әфганстан чиген үтәләр. Барысы да иркен сулап куя.

Газинур Хәйруллин әсирлектән котылгач та очуын дәвам итә. Гражданнар авиациясе предприятиеләрендә икенче пилот,  «Татарстан» авиакомпаниясе» җәмгыятендәге Ил-76 кораблендә командир була.  Әлеге компаниянең  директоры да булып эшли. Аннан яңадан күккә күтәрелә.

Кем ул Газинур?

Гап-гади авыл егете. Шуңа күрә дә бик күп малайларның кумиры ул. Аннан үрнәк алалар, аның кебек булырга тырышалар. Чүпрәле якларында табигать искиткеч. Җәен малайлар су коена, балык тота, җиләк, гөмбә җыя. Кышларын тимераякта, чаңгы шуалар. Газинур бигрәк тә хоккей уйнарга, чаңгыда йөгерергә ярата. Райпо рәисе булып эшләгән Гарифҗан белән биология укытучысы Насиха гаиләсендә өч бала үсә: Румия, Газинур һәи Илдус. Барысының да үз эше була, берсе дә тик утырмый. Газинур яхшы укый, математика фәнен бигрәк тә үз итә. Бервакыт шулай 6 нчы сыйныфта чагында күршесе район Пионерлар йортындагы  авиамодель түгәрәгенә чакыра аны. Үзе шул түгәрәкне җитәкли икән. Шуннан малай авиация белән кызыксынып китә дә инде. Китаплар укырга тотына. Александр Покрышкин, Иван Кожедуб кебек каһарманнар белән таныша. Советлар Союзы Герое Алексей Маресьев турындагы китап та кулына эләгә. Бервакыт бөтенләй бәхет елмая: Михаил Девятаев, районга килеп, иске агач клубта очрашу үткәрә. Менә шуннан соң малайларның күбесе авиация училищесына китәргә карар кыла да инде. Шулай итеп, Газинур Балашов шәһәрендә укырга керә. Уку йортын тәмамлагач, Витебск шәһәрендә хезмәт итә: Ил-76 кораблендә командир ярдәмчесе була. Аннан Иваново шәһәренә командирлар курсына юллыйлар. Шул ук елны хыялына да ирешә ул, командир була. 1992 елда хәрби хезмәтен тәмамлагач, Татарстанга кайта. 1990  еллар. Илдә криминал хакимлек итә. Яшь хәрби пенсионер башта Казан аэропортында хезмәт һәм гражданнар оборонасын саклау буенча инженер булып эшли. Әмма күңел гел күккә тартыла. «Аэростан» һәм башка авиакомпанияләрдә  икенче пилот, командир булып эшли. 1995 елның августында Татарстан самолетын «Трансавиа» фирмасы арендага ала. Компаниянең бер базасы Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә урнашкан була. Алар Әфганстанга шушы ике дәүләтнең килешүе буенча юл ала. Экипаж аңа кадәр ике рейс ясый. Бернинди каршылыклар да күренми. Өченчесе – соңгысы. Тик соңгысы озаккарак, бер елдан артыкка сузыла.

Газинур Хәйруллин бүген «Татарстан Геройлары» оешмасын җитәкли.  Мәктәп укучылары, курсантлар, студентлар алдында чыгыш ясый, ветераннарга ярдәм итү белән шөгыльләнә. Иске Чүпрәледә Дан аллеясы бар. Анда туган җирен, илебезне данга күмгән якташлары – Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройларының бюстлары урнаштырылган. Аллеяда Россия Герое Газинур Хәйруллин бюсты да урын алган.

 

Белешмә

Татарстан Республикасында 3 Россия Федерациясе Герое яши:

  • Хәйруллин Газинур Гарифҗан улы;
  • Супонинский Александр Анатольевич;
  • Кораблев Алексей Михайлович.

Фәния Әхмәтҗанова


3 фикер

  1. Чынлап та горурланабыз ,батырларнын батырыгын хэзер оялып кына яза башладылар,кубрэк ток-шоу курсэтэлэр,яшь буынны менэ шундый урнэк белэн тэрбиялэргэ иде

  2. Нинди батырлык!!!! Менэ шундый чын Ир-егетлэр, Батырлар турында язарга кирэк! 3 конлек жырчылар, аларнын гаилэ тормышы, ничэнче балага узуы, кашын-керфеген ябыштырган, ирен кабарткан нэмэрсэлэр чуртыма кирэкме халыкка?!? Быдло тэрбиялэргэ дигэн фэрман бирелгэн дип белерсен, жыен гайбэт белэн туган Интертат лентасы…

  3. Рэхмэт! Мондый язмалар кубрэк булсын иде. Э жырчылар турында язмагыз, аларнын узара талашып ятулары безгэ кызык тугел, тик ятсыннар кеше колдереп… )))))

Җавап Отменить ответ