Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

Сезгә Сәгадәт апагыз шалтырата әле. Миңа Пенсия фондыннан дип кешеләр килеп йөри башлады. СНИЛС номерын бирсәгез, аның буенча күпме компенсация алып булганын әйтәбез, диләр. Пандемия дип өйгә кертмәдем әле. Дөрес эшләдемме икән?

Сәгадәтбану Әхмәтҗанова. Чаллы шәһәре

 

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәте:
– Соңгы вакытта кырыгалдарлар активлашты. Аеруча СНИЛС номеры буенча иминият кертемнәре буенча компенсация алып була дип алдаучылар оста эшли. Алар ышанучан кешеләрнең СНИЛС, паспорт һәм банк картасы номерларын ала да, ахырдан картадагы акчалар юкка чыга. Сак булыгыз, берәүгә дә шәхси мәгълүматларыгызны бирмәгез! СНИЛС буенча иминият взнослары түләнми. Шулай ук СНИЛСны түләүле рәсмиләштерү дә ялган. Әлеге документ пенсия бүлекләрендә бушлай бирелә.


Фикер өстәү