Рөстәм Миңнеханов M12 трассасын төзү буенча киңәшмә үткәрде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә Мәскәү — Казан М12 тизйөрешле юлын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Киңәшмә Хөкүмәт йортында республика җитәкчесенең эш бүлмәсендә узды.

«Төзелешнең актуаль мәсьәләләре, тулаем алганда бу зур проектны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар», — диелгән  Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

729 км озынлыктагы М12 автомагистрален төзү сигез этапка бүленәчәк. Татарстанга җиденче һәм сигезенче этаплары туры килә. Юл республиканың Апас, Кайбыч, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Төбәк чикләрендә аның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк. М12 юлы буенча Россия башкаласына 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булачак.

Мәскәү — Казан тизйөрешле автомобиль юлы «Европа — Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорының бер өлешенә әвереләчәк. Аны 2024 елга гамәлгә ашыру планлаштырыла. Төзелеш белән бәйле мәсьәләләрне хәл итү өчен «Автодор» дәүләт компаниясе Казанда махсус штаб төзеде.


Фикер өстәү