Малайларны ничек чын ир-ат итеп тәрбияләргә?

Фәрит Шәйхетдинов, көрәш буенча Россия җыелма командасы баш тренеры:
– Чын ир-егет булып үссен өчен, беренчедән, әти тәрбиясе кирәк. Икенчедән, таяк белән түгел, башыннан сыпырып эшкә өйрәтеп үстерү мөһим. Бары тик хезмәт белән генә кеше булып була.

Мәдинә Гайнуллина, Татарстанның атказанган артисты:
– Уллар тәрбияләүдә әтинең дә, әнинең дә йогынтысы зур. Әти ир буларак аңлатса, әни, беренче чиратта, хатын-кызга хөрмәт уятырга тиеш. Уртанчы улыбыз хәрби мәктәпне тәмамлады. Кечкенәсе дә шунда ук 5 нче сыйныфта укый. Аның да йогынтысы бардыр дип уйлыйм, чөнки бу мәктәптә дисциплина тәрбияләнә, укучыларның үз фикерләре формалаша, башлаган эшләрен ахырына кадәр җиткерү, тырышлык, рух ныклыгы кебек сыйфатлар барлыкка килә. Ир-атта катылык та булырга тиеш. Алар бит безне саклап, яклап тора торган кешеләребез. Хәзер егетләрнең күпчелеге армия сафларыннан качарга тырыша. Ә минем өчен балаларымның коралны кулларына алып, аны сүтеп җыя белүләре мөһим иде. Ир кеше кулына корал тота белергә тиеш дип уйлыйм. Аллага шөкер, армиягә хезмәт итәргә барабыз, диләр. Аның белән дә горурланам, чөнки без балаларны дөрес тәрбияләгәнбез. Без ирем белән гади мәктәпләрдә дә егетләр өчен хәрби дәресләр булырга тиеш дип саныйбыз. Барлык ир-атларның да чын ир-ат булып калуларын телим. Ир-атлар арасында да, хатын-кызлар арасында да шушы сыйфатларын югалтмасыннар иде.

Айрат Шакиров, Мамадыш районының мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары, «Әтиләр клубы» советы рәисе:
– Үз мисалыңда тәрбияләү мөһим. Әти кеше гаиләсе, балалары өчен җаваплы булсын иде. Гаилә аның кайгыртуын тоярга тиеш. Мәктәптә малайлар арасында каршылыклар килеп чыкса да, алдан әти белән әни йөгерергә тиеш түгел. Уку йортларында моның өчен тәҗрибәле кешеләр бар. Бу яктан бала мөстәкыйль булып үссен иде.

Гүзәл Әхмәтшина, Сүриядә батырларча һәлак булган Россия Герое Марат Әхмәтшинның хатыны:
– Ир-ат тәрбияләүдә әти белән әни арасындагы мөнәсәбәтләр зур роль уйный. Әтисенең әнисенә булган карашын ул киләчәктә үз гаиләсендә дә булдырачак. Әмир улыбыз әтисенең миңа булган мөнәсәбәтен күреп, белеп калырга өлгерде. Маратта хатын-кызны хөрмәтләү зур иде. Ул әнисен һәм мине гел кайгыртып, ярдәм итеп торды. Хәзер Әмирнең дә (ул Казан Суворов хәрби училищесында укый. – Авт.) миңа карата мөнәсәбәте шундый. Әтиләре аңа батыр булырга кирәклеген гел сөйли иде. Шуңа күрә мин балалар белән һәр нәрсәне уртага салып сөйләшергә, аңлатырга кирәк дип саныйм. Ир-ат дигәч, көч кенә түгел, ә хатын-кызга хөрмәт тә күзалланырга тиеш.

Люция Закирҗанова, балалар психологы:
– Беренчедән, малайларның ир-атлык сыйфатлары ир-атлар янында гына тулылана. Хатын-кыз янында ир-атлык ачыла, ләкин көчле җенес янында гына ул тулылана. Шуңа күрә бу аралашу алар өчен бик мөһим. Әгәр гаиләдә әти кеше юк икән, аны бабасы, абыйсы яки башка ир туганы алыштыра ала. Чынлыкта ир-атлар үзләренең көчсез якларын танырга курка. Чөнки без алардан көчле булуны таләп итәбез. Чын ир-ат дигәндә без җаваплылыкны үз өстенә алучы, зурларча фикерләүчене күз алдында тотабыз. Егет кеше бу җаваплылыкны кайчан алырга тиеш соң? Әниләр балаларын һәрвакыт кайгырта. Зур үскәч тә алар күп вакытларын әниләре янында үткәрә, ягъни һаман «малай» булып кала. Шуңа күрә әниләр улларын «җибәрә» белергә тиеш. Аларга авырлыклар барлыгын һәм аларны җиңәргә кирәклеген төшендереп үстерергә кирәк.


Фикер өстәү