Рөстәм Миңнеханов М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Республикада М-12 трассасын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.

Төзелеш, тулаем алганда, әлеге зур проектны тормышка ашыру буенча актуаль мәсьәләләр каралды.

Исегезгә төшерәбез, М-12 тиз йөрешле трассасы проекты Казан һәм Мәскәүне ил башкаласына 6,5 сәгать эчендә барып җитәргә мөмкин булган яңа юл белән тоташтырачак. Мәскәүдән алып Казанга кадәр М-12 трассасын 2024 елда файдалануга тапшырырлар дип көтелә.


Фикер өстәү