Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

«Бу бәйрәм илебез тарихының данлы, героик сәхифәләре белән чын күңелдән горурланучыларга бик кадерле. Алар хәрби хезмәт һәм хезмәт казанышлары белән илебезнең куәтен арттыра», — дип билгеләп үтә телеграммада дәүләт башлыгы.

Котлау телеграммасын шулай ук РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Антон Вайно да җибәргән.

«Бу дәүләт бәйрәмендә без Ватанга хезмәт итүдә Россиянең данлы патриотик традицияләренә тугры булган һәм дәүләтебезнең илкүләм мәнфәгатьләре сагында нык торган кешеләрне хөрмәтлибез», — диде Вайно.


Фикер өстәү