Марат Кәбиров: « Әти-әниләр көн-төн эшли, тик берничек тә акча җиткерә алмыйлар…»

Бәләкәй чакта кешенең дөньяга карашы кызык була бит ул, һәр нәрсәне үз офыгына яраклаштырып кабул итә. Ә яшең аз, буең бәләкәй булгач, офыгың да таррак була.

Минем дә кызык яклар булган икән. Беренчесе аның Брежнев. Леонид Ильич. Ул чорда ЛенинАлла кебек иде бит инде. Ул да Ильич булгач, мин илнең бөтен җитәкчеләре дә Ильич дип аталыргатиеш икән дип уйлый идем. Алай гына да түгел әле, бу сүзне мин «ИЛ» белән бәйледер дип уйлый идем һәм ул миңа «илкүләм шәхес» шикеллерәк аңлашыла иде.

Без кечкенә чакта ил башлыкларын сайлап кую гадәте юк иде. Ул хакта хәтта ишеткән дә булмады. Мин туып-үсеп, аны-моны аңлый башлаганчы ил белән гел Брежнев идарә итте. Миңа ул үлемсездер, мәңге шулай патша… юк, (ул чакта «патша» дип әйтергә ярамый) генсек булып торырдыр шикелле тоела иде. Мин моңа каршы түгел идем.

Беркем дә каршы булмагандыр. Начар яшәмибез бит инде, икмәкне кибеттән капчыклап ташыйбыз, шикәрләп сөтле чәй эчәбез. Өскә кияргә дә бар. Әби-бабайларның ачлык еллары турындагы хатирәләре янында тормышыбыз тоташ бәйрәм булып тоела. Әти-әниләр көн-төн эшли, әлбәттә, тик берничек тә акча җиткерә алмыйлар. Ала торалар – бетә тора…Тик монысы бөтен кешегә дә хас күренеш, шулай булгач, ул тормыш кануныдыр сыман тоела иде.

Ул вакытта безнең илнең иң ачы дошманы Америка иде. Чөнки андагы империалистлар бик яман, симереп баеганнар да үз тиреләренә үзләре сыеша алмыйлар. Алар үзләре дә начар яши, гади хезмәт кешесен изәләр, кимсетәләр. Анда бөтен нәрсә акчага корылган һәм эшсезлек, гаделсезлекхөкем сөрә. Ләкин иң начары – алар «кызу кораллану» белән шөгыльләнәләр һәм атом бомбалары белән башка илләрне куркытып, үз ниятләрен тагалар. Кечкенә дәүләтләргә басып керәләр. Һәм алар безнең илгә дә һөҗүм итәргә мөмкиннәр. Әлбәттә, без көчле дәүләт һәм коралларыбыз заманның соңгы сүзе буенча ясалган, алар гел яңарып тора. Даими рәвештә хәрби өйрәнүләр уза. Хәтта безнең гади гражданнар да,атом сугышы башланса, нәрсә эшләргә кирәген белеп тора.

Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда Ильич үлеп китте… Һәм бала чакта формалашкан караш челпәрәмә килде. Бактың исә, Леонид Ильич та мәңгелек түгел икән. И, бала акылы кайдан белсен инде. Югыйсә алай дип уйларлык җирлек тә булмаган бит инде. Ленин тиклем Ленин үлгәнне, Брежнев мәңге яши димени?!

Аннан соң ил башына килүчеләр бер-бер артлы алышынды да Брежнев идарә иткән чорны «торгынлык еллары» дип атый башладылар. Шул дәвер җитәкчеләрен фаш итә торган мәкаләләр, китаплар, кинофильмнар пәйда булды. Моңарчы «парторг» дип аталган идеологлар муллалыккаукырга китте…

Ярый, алары башка мәсьәлә… Үзебезнең тормышка кайтыйк әле.

Бүген безнең белән иң тарткалашкан дәүләт – Америка…

Бүген ил башлыгы «Президент» дип атала

Без аңа каршы түгел. Күпләр хәтта ярата да әле. Начар яшәмибез бит. Кибет киштәләре сыгылып тора, нәрсә теләсәң, шул бар, алып кына өлгер. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен. Туксанынчы еллар турындагы хатирәләр янында тормышыбыз тоташ бәйрәм шикелле. Әлбәттә, без дә әти-әниләребез кебек үк көне-төне эш дип чапкан булабыз. Тик акчага мантып булмый. Ала торабыз – бетә тора. Тик монысы бөтен намуслы кешегә дә хас күренеш, шулай булгач, ул тормыш кануныдыр сыман тоела инде.

Кечкенә малайлар бүгенге көн турында нәрсә уйлыйлар икән…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү