Телевизор нишләп күрсәтми?

Ел башыннан «Летай» компаниясе, шалтыратып, телевидение өчен үз хезмәтләренә тоташуны тәкъдим иттеләр. Бу цифрлы телевидениегә күчкәндә булган иде. Мин баш тарттым. Безнең приставка бар иде, шуннан карадык. Хәзер бер татар каналы гына күрсәтә башлады. Телевизор карыйсы килә бит.

Газизә Хәбибуллина.
Мөслим районы Баек авылы

Марат Фәхерлегаянов, Баек авыл җирлеге башлыгы:
– Газизә апа аналоглы телевидениедә калган, цифрлыга күчмәгән булган. Мәсьәләне контрольгә алдык, ярдәм итәрбез.


Фикер өстәү