Владимир Путин 23 февраль белән тәбрикләде

Ватанны саклаучылар көне батырлык һәм Ватанга тугрылык символы булып тора, россиялеләр аны барлык ил сакчыларына карата горурлык һәм хөрмәт белән билгеләп үтә. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин бәйрәм уңаеннан видеомөрәҗәгатендә әйтте.

«Без барыбыз да Ватан өчен, аның уңышлы үсеше өчен җаваплылык тотабыз. Хәрби хезмәт юлын сайлаучылар өчен бу хис аерым мәгънәгә ия. Сезнең тормышыгызның алгы планында илнең тотрыклылыгын, суверенитетын һәм илкүләм куәтен тәэмин итү, җәмгыятьне һәм һәр гражданинны яклау тора», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Путин ветераннарга — «безне, аларның дәвамчыларын җиңәргә һәм бирешмәскә өйрәткән буынга» рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Россия гаскәрләренең үз җирен һәрчак аяусыз яклаган батырлыкларын хәтерлибез, алар дошманнарның иң каты бәрелешләрен үз өстенә алды», — дип искәртте Россия Президенты.

Россия тарихы ата-бабаларыбызның каһарманлыгы мисаллары белән тулы, шуңа күрә безнең илдә патриотизм традицияләре нык, диде дәүләт башлыгы. Аның сүзләренә караганда, яшьләрнең хәрби белгечлекләргә карата кызыксынуы арта бара һәм егет-кызлар хәрби хезмәткә чакырылуны үзләре өчен мөһим һәм Ватан өчен кирәкле дип саный.

«Мин күбесенең үз командирлары үрнәгендә шундый сайлау ясаганына ышанам. Офицерлар — армия һәм флотның терәге, — дип сөйләде Путин. – Безнең офицерлар һәрвакыт югары профессиональлек, намуслылык, түземлек үрнәге булды һәм булып кала».


Фикер өстәү