Татарстанда бер ханым 160 сорт помидор үстерә

Мамадышта чираттагы ярминкә узды. Анда Любовь Сальникова үз орлыклары коллекциясен тәкъдим итте. Район фермерлары продукцияне арадашчылардан башка сата, шуның аркасында җирле халык товарны түбән бәядән сатып ала. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.

Любовь Сальникова, шәһәр базарында озак еллар эшләгәнә һәм лаеклы ялга чыгуга карамастан, үз тормышын сатудан башка күз алдына да китерә алмый. Ул теплицада үстерелә торган помидор орлыкларын сату белән шөгыльләнә. Аның коллекциясендә 160тан артык томат сорты бар. «Киләсе елга күбрәк булачак», — дип вәгъдә итә Любовь Сальникова.

Мамадышта узган ярминкә өчен бу юлы Шәдче икътисади зонасы активистлары җавап бирде. Ит продукциясе шәһәрдә яшәүчеләргә аеруча ихтыяҗ булган. Әмма ярминкәгә чыгар алдыннан мондый товарны сатучылар өчен ветеринария табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Халыкка тәкъдим ителәчәк продукция сыйфатка тикшерелергә, ә товар документында мөһер сугылган булырга тиеш. Бу таләпне үтәмәгән фермерлардан үзәк мәйданнан китүне сорыйлар.

Ике атнага бер мәртәбә уздырыла торган шимбә ярминкәләрендә барлык авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнаша ала. Моның өчен район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегенә алдан мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фикер өстәү