2021 елда өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

2020 елда республикабызда туган телне һәм мәдәниятне саклауга  юнәлтелгән игелекле гамәлләр аз булмады. Президентыбызның, туган  телебезне кайгыртып, матбугатта чыгыш ясавы, Президент карамагында Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча парламент рәисе урынбасары Марат Әхмәтов җитәкчелегендә комиссия оештырылу, 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итү, телебезнең абруен күтәрүгә багышланган башка төрле чаралар… Халыкның рухи тормышын җанландыру өлкәсендә калын боз кузгалды. Өметләр аклансын өчен, безгә нинди гамәлләр кылырга кирәк?

Телебезне  үстерүгә багышланган чараларның иң мөһиме  ул – милли мәгарифне ныгыту һәм алга җибәрү. Милли мәгариф татар мәктәпләренең нәтиҗәле эшләвенә һәм туган телне укыту-өйрәтүнең уңышлы тормышка ашырылуына нигезләнә. Конкурслар уздыру, кыска сроклы  курслар оештыру белән мавыгып, төп бурыч белән шөгыльләнүне күз уңыннан ычкындырсалар, телебезгә янаган куркыныч бетмәс.

Татар телен укытудагы проблемаларны бер-ике селтәнү белән генә хәл итеп бетерерлек түгел. Моның өчен үзенә күрә реформа үткәрергә туры киләчәк. Һәм ул комиссиянең төп эшенә әверелсен иде.

Туган телебезне өйрәтү-укытуны тиешле дәрәҗәгә күтәрү берничә юнәлештә башкарылыр дип фараз ителә. Беренчедән, бу эшне балалар бакчаларындагы татар  төркемнәренең хәлен, татар мәктәпләренең эшен, рус мәктәпләрендә татар телен өйрәтүнең торышын өлешчә генә булса да тикшереп чыгудан башларга кирәк булыр.

Татар мәктәпләренең эшләре белән танышканда, менә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк:

  1. Кайсы предметлар татарча, кайсылары русча укытыла?
  2. Татар теле һәм әдәбияты кайсы классларда һәм атнасына ничәшәр сәгать укытыла?
  3. Туган тел укытучыларының һөнәри осталыгы, эш тәҗрибәләре, укыту методикалары нинди дәрәҗәдә?
  4. Укучыларның татар теленнән һәм әдәбиятыннан белем дәрәҗәләре нинди?
  5. Дәреслекләр кайсы елларда чыгарылган, авторлары кемнәр? Алар коммуникатив методка нигезләнгәнме?
  6. Мәктәпнең материаль базасының заман таләпләренә җавап бирүе-бирмәве ничек?
  7. Туган телне укытуда проблемалар бармы?
  8. Татар мәктәпләрен тернәкләндерүнең, саннарын арттыруның һәм абруен күтәрүнең нинди юллары бар?
  9. Югары һәм урта махсус уку йортларында татар теле педагогларын әзерләү эшен камилләштерү максаты куеламы, туган тел укыту методикасының коммуникатив алымнары өйрәтеләме?
  10. Җитәкчеләр тарафыннан укытучыларга балаларга сыйфатлы белем бирү өчен таләпләрне арттыру, уку-укыту процессына контрольне көчәйтү, материаль базаны ныгыту бармы?

Мәгариф органнары тарафыннан укытучылар эшенең сыйфатын тикшерү системасын камилләштерү – эшкә алдан әзерләп куелган кәгазьдәге информация буенча бәя бирү системасыннан укучыларның белемнәрен (сөйләтеп, яздырып, укытып) ачыклау тәҗрибәсенә күчү һәм, гомумән, укытучыларны чамасыз күп  хисап әзерләүдән азат итү таләп ителә.

Көн тәртибенә заманча җиһазланган, югары абруйлы яңа татар мәктәпләре ачу мәсьәләсе куела. Яңа мәктәпләр төзүгә, аларны заманча җиһазлауга һәм туган тел укытучыларын матди яктан стимуллаштырып торуга миллиардларча һәм күп миллионнарча суммага ия булган милли җанлы эшмәкәрләрнең капиталын җәлеп итү ихтыяҗы да бар.

Татар мәктәпләре тәҗрибәле педагоглар белән тәэмин ителүе, матди базалары буенча  һәрьяклап иң алдынгы уку йортлары булырга тиеш. Тагын бер гаять әһәмиятле бурыч ул – ата-аналарда милли рух, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Әгәр ул уңышлы хәл ителмәсә, туган телен яхшы белгән яшь буын тәрбияләүгә ирешү икеле булачак.

Хикмәт шунда: хәзер татарлар арасында туган теленә, татар мәдәниятенә битараф карашлы кешеләр шактый күп. Алар үз телләрен белмиләр яки начар беләләр һәм өйрәнергә дә теләмиләр. Кайбер ата-аналар балаларын мөмкин булганда да татар мәктәпләренә бирми, рус мәктәпләрендә укыганнарын татар теле дәресләренә йөртергә риза булмый.

Соңгы елларда татар мәктәпләрендә дә  БДИны  рус телендә тапшыру һәм югары уку йортларына шуның нәтиҗәләре буенча кабул итү тәртибе кертелгәнлектән, милли мәктәптә укыган балаларга вузларга укырга керү авырая дигән фараз хөкем сөрә. Бу яңа тәртипне үзәк хакимиятнең гадел карары дип танып булмый, әлбәттә.

Ләкин шулай да бердәм дәүләт имтиханнарын русча бирү милли мәктәпләрдә укыган яшьләрнең югары уку йортына керүләренә киртә була алмый, чөнки хәзер милли мәктәпләрдә рус теле яхшы укытыла. Димәк, татар мәктәбен тәмамлаган егет һәм кызларның, тырышып укыганда, рус телен белүләре русларның үзләреннән бер дә ким түгел, гадәттә, вузга  кабул ителеп, анда уңышлы укып чыгалар. Монда шуны да искәртү урынлы: хәтта моннан күп дистә еллар элек рус теле хәзергегә караганда күпкә азрак һәм начаррак өйрәтелгән чорларда да татар мәктәбендә укыган яшьләр югары уку йотларын уңышлы тәмамлап чыгалар иде.

Хәзерге глобализация шартларында яшь татар белгечләре Россиянең һәр җирендә һәм чит илләрдә дә эшли алырлык булсын өчен, милли мәктәпләрдә дә татар теле белән беррәттән рус теле һәм инглиз теле дә бик яхшы итеп өйрәтелергә тиеш.

Заман таләпләрен исәпкә алып, татар мәктәпләрендә, ата-аналар ризалыгы белән, математика, физика, химия кебек кайбер төгәл фән предметларын русча укытырга да мөмкин. Ләкин гомумән алганда укыту-тәрбия процессы, гуманитар фәннәр дисциплиналары, әлбәттә, туган телдә башкарылырга тиеш.

2021 ел милли мәгарифне яңа баскычка күтәрү елы да, туган телебезне бозмыйча иркен куллануда, аны белмәгән милләттәшләребезнең тырышып өйрәнүендә, укучыларга яхшы итеп өйрәтүдә уңай үзгәрешләр елы, милли аңыбызны, горурлыгыбызны ныгытуда яңа казанышлар дәвере булсын!

Рүзәл Юсупов, КФУ профессоры

 


Фикер өстәү