Салкын суда коену нәрсәсе белән куркыныч?

Кыш көне Зәңгәр күлдәге салкын суда коену балалар һәм өлкәннәр өчен дә куркыныч, шул рәвешле инсульт, инфаркт һәм башка авырулар килеп чыгарга мөмкин, ди Казанның Тынычлык бистәсендәге 3нче поликлиника баш табибы урынбасары Ирек Билалов.

Элегрәк ике яшьлек баланың Зәңгәр күлдә су коенуы турында язма «Интертат» сайтында чыккан иде. Татарстанның атказанган табибы Ирек Билалов бу турыда үз фикерен белдерде.

«10 яшькә кадәрге балаларны салкын суга төшерү бала сәламәтлеге өчен куркыныч. Кинәт салкын суга кергән вакытта, баланың кан тамырлары кысылып, бөтен кан эчкә китә. Эчке органнарга авырлык килә, баштагы кан тамырлары да кысыла. Ә бу башка кан килү кими дигән сүз. Шул рәвешле башка да зыян килергә мөмкин. Салкын суга керү инсульт һәм инфарктка да китерергә мөмкин», — диде ул.

«Салкын су бала сәламәтлегенә зыян китерә торган стресс тудыра. Шуңа күрә сабыйларны салкын суда коендыруны без берничек тә киңәш итә алмыйбыз. Монда файдага караганда зыян күбрәк. Чыныктырам дип уйлап, кирәкмәгән, көтелмәгән хәл килеп чыгарга мөмкин. Суга кинәт төшеп батарга да була», — дип белдерде Ирек Билалов.

Татарстанның аткзанган табибы әйтүенчә, Зәңгәр күл кебек салкын сулыкларга кергәнче, өлкәннәрнең дә табиб белән киңәшләшүе зарур.

«Өлкәннәргә дә табиб белән киңәшләшергә кирәк. Салкын суда коеныр өчен кан тамырлары, йөрәк кан системасы яхшы булырга тиеш. Югыйсә, өлкән яшьтәге кешенең кан тамырлары бер урында кысылып, икенче җирдә киңәеп, холестерин утырырга, ахыр чиктә тамырлар шартларга да мөмкин. Кан басымы югары, бөерләре авырткан, йөрәге белән проблемалары булган кешеләр өчен бу аеруча куркыныч», — диде белгеч.

«Татар-Информ»


Фикер өстәү