Илсур Метшин Казан урамнарының тиешенчә чистартылмау сәбәбен әйтте:  урам җыештыручылар 32 мең хезмәт хакына риза түгел

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр Думасы сессиясе барышында кышкы чорда Татарстан башкаласында юлларның тиешенчә каралмау сәбәпләрен аңлатып үтте.

Депутат Евгений Сеньковский кар-буран аркасында Казанның 10 баллы “бөке”ләрдә “утырып” калганлыгын искә төшергәннән соң,  Метшин соңгы елларда җыештырыла торган  территория мәйданының кинәт кенә артуын белдерде. “2010 елда 12 миллион “квадрат” җыештырсак, хәзер 22 миллион “квадрат” мәйданны чистартырга туры килә. Эшчеләргә  зур кытлык. Бүген 2800 йөртүче һәм ишегалды себерүче кирәк. Ә аларның саны –  нибары мең ярым гына”, – диде Метшин.

Аның әйтүенчә, бөтенесе эш хакына килеп төртелә. Бүген ул уртача 32-34 мең тәшкил итә.

– Икенче сменага кешеләр табып булмый. Без бу мәсьәләне Финанс министрлыгындагы коллегаларыбыз белән бергә карыйбыз. Урам-юлларны үз вакытында чистартып тору өчен Казанга өстәмә  миллиард ярым сум акча таләп ителә, – диде шәһәр мэры.

Ул гыйнвар аеның 2 көне эчендә генә дә карның айлык нормадан өчтән ике өлешенә кадәр явуын искә төшерде. Шуннан соң суыклар китте, ә урамнарны әлегәчә чистартып бетерә алганыбыз юк, диде ул.

– Киләсе елда кыш кар-буранлы килмәсә, хәлдән чыгу юлы табылыр анысы, әмма без болай эшләргә тиеш түгел, – дип белдерде Метшин. – Хәзер кайчандыр бер килеп, дистәләрчә еллар буе шунда эшләүчеләр генә калды. Яисә башка өлкәләрдән килеп, башкалабызда төпләнеп калырга теләүчеләр. Болай гына аңлату дөрес түгел, юллар чиста булырга тиеш.

 


Фикер өстәү