Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»

Кичә Балык Бистәсендә булган юл һәлакәтендә дүрт кешенең гомере өзелде.  Балык Бистәсендә яшәүче Фәридә апа белән Рәфыйк абый Хашимовлар бәби чәенә барырга  дип такси чакырта. Алар «Лада» машинасы белән килгән Вәнил абыйга утырып юлга кузгала. Тик тиешле җиргә барып җитәргә генә насыйп булмый. Каршыларына килеп чыккан «КИА» машинасындагы егет һәм «Лада»дагы өч кеше һәлак була.

«Лада» белән идарә иткән Вәнил абый – «Матбугат.ру» порталы җитәкчесе, журналист Данил Сәфәровның туганы булып чыкты. Без шалтыратканда Данил күмү мәшәкатьләре белән йөри иде.

– Вәнил абый – әнинең бертуган абыйсы. Минем кичә туган көн иде. Иртән тугыз тулып киткәч, шалтыратып котлады әле. 2–3 сәгатьтән куркыныч хәбәр алдык. Ышанмадык. Әле генә сөйләштек бит, дибез. Абый бәйрәм көн булгачтыр инде, башка туганнарга да шалтыратып чыккан. Әйтерсең, үзенчә саубуллашкан. Әле бит 2–3 көн элек оныгы туды. Шул сабыйны каршы алырга барасылар иде. Өйдәгеләргә, киенә торыгыз, хәзер кайтып җитәм, дип чыгып киткән, – дип искә ала Данил.  – Кичә күп кенә матбугат чаралары хаталы пресс-релиз таратты. Имеш, «КИА»да бабай булган, ә «Лада»да – яшь егет. Чынлыкта алай түгел. Вәнил абыйның машинасы – «Лада Гранта». Ул үз полосасыннан барган. Ә аның каршысына «КИА» килеп чыккан. Дәү абый җайлап кына йөрде. Аның машина йөртү стажы 51 ел иде. Шушы ярты гасыр эчендә зур йөк машиналарын йөртте, озак еллар районда автобуста эшләде. Балык Бистәсендә аны белмәгән кеше юктыр. Район Инстаграмында якташлары аңа карата бик күп җылы сүзләр язганнар, шуларны укып шатландым. Без аны Дәү абый дип йөртә идек, кайберәүләр якын итеп Дядя Ваня дип йөртте, минем балалар яратып Такси бабай диләр иде. Дәү абыебыз районда безнең терәк иде. Аны югалту бик авыр. Урыны җәннәттә булсын.

Бәби чәенә барган Рәфыйк абыйга – 61, хатыны Фәридә апага 60 кына яшь булган.  «КИА» руле артындагы егетнең Саба районыннан икәнлеге, Балык Бистәсенә эш белән генә килгәне билгеле.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Коточкыч юл һәлакәтендә һәлак булучылар арасында Данил Сәфәровның туганы булган: «Иртән туган көнем белән котлады, 2-3 сәгатьтән куркыныч  хәбәр алдык»” язмасына фикерләр

Җавап Отменить ответ