Путин эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү буенча яңа программаны хуплаган

Россия Президенты Владимир Путин эшмәкәрләргә ташламалы кредит бирү буенча яңа программаны хуплаган. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Федерация Советы әгъзалары белән очрашуда белдергән.

Ул сенаторларга коронавирус пандемиясеннән аеруча зыян күргәннәргә (моңарчы ФОТ 2.0. программасыннан файдаланып килүчеләргә) яңа ярдәм чаралары турында сөйләп үткән.
“Алдагы көнне мин Президентка үзебезнең, шулай ук сенаторларның тәкъдимнәрен җиткердем. Президент яңа еллык программаны – ФОТ 3.0. программасын тормышка ашыра башлау турындагы карарны хуплады. Анда шартлар берникадәр үзгәрәчәк: хәзер ташламалы кредит ставкасы 2 процент түгел, ә 3 процент булачак”, – дигән Премьер. Аның әйтүенчә, икътисадның акрынлап торгызылуы сәбәпле, процент ставкасы бераз арткан.
Министрлар Кабинеты җитәкчесе фикеренчә, шул рәвешле компанияләрнең үсүе өчен мөмкинлекләр ачылачак. Бизнес яңа программа буенча беренче яртыеллык дәвамында төп бурычны һәм кредит буенча процентларны түләмәячәк. “Икенче яртыеллыкта гына һәр ай саен бертигез күләмдә түләргә мөмкин булачак. Моннан тыш хәзер программага коронавирустан аеруча зур зыян күргән трамаклардан микро һәм кече предприятиеләр генә түгел, ә зур предприятиеләр дә кертеләчәк”, – дигән Мишустин.
Премьер-министр сүзләренә караганда, 75 меңгә якын эшмәкәр һәм аларда хезмәт куючы 1,5 миллион чамасы кеше әлеге ярдәмнән файдалана алачак. “Шушы вакыт эчендә вакцинацияләүнең төп өлеше төгәлләнүгә, бу тармакларда хезмәт күрсәтүләргә ихтыяҗ үсеп, аларның тиз генә аякка баса башлауларына өметләнәбез. Мондый дәүләт ярдәме бизнесны үстерүгә яңа этәргеч бирәчәк”, – дип белдергән Михаил Мишустин.


Фикер өстәү