Синоптиклар атна ахырына яңгыр һәм +1 градус вәгъдә итә

Татарстан синоптиклары бу атна ахырына җылытачак, дип фаразлый.

Иртәгә көндез 13-18, төнлә 24-29, урыны белән 34 гардуска кадәр салкыннар көтелә. Көн дәвамында 15-18 м/с тизлектәге көчле җил, буран булуы ихтимал.

Җомга һәм шимбә көннәрендә шулай ук көчле җил, урыны белән җепшек кар явуы фаразлана. Көндез 9-14, төнлә 23 градус салкын булуы көтелә.

26 февральдә көндез 4 градус салкыннан 1 градуска кадәр җылы, төнлә 3-8 градус салкын булачак, урыны белән яңгыр явачак. Ә якшәмбегә тагын салкыннар көтелә , төнлә — 17-22, көндез 9-14 градус салкын булачак. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булыгыз.


Фикер өстәү