«Әллә картаябыз микән?»: Рөстәм Миңнехнов демографик вазгыятьтән канәгать түгел

Казан Думасының бишенче утырышы шактый ук дәрәҗәдә күтәренке рухта узды. Шәһәр мэры Илсур Метшин, узган елга йомгак ясаганда, ирешелгән уңышлар турында күбрәк сөйләде, сессиядә катнашкан Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка, хөкүмәт тарафына әледән-әле рәхмәт сүзләре юллады. Залдагылар исә гөрләтеп кул чаптылар. Без Илсур әфәнде чыгышыннан «куанычлы» саннар китереп тормыйбыз, Казан җитәкчелеге, Дума депутатлары эшчәнлеге турында җае чыккан саен яза тордык һәм җае да чыга торды. Башкалабыз көннән-көн дигәндәй яхшы якка үзгәрә бара.
Әлбәттә, Илсур Рәис улы пандемиянең шәһәр икътисадына шактый каты сугуы турында әйтми кала алмады. Әмма алга куйган максатларга тулысынча ирешелгән. Казаныбызның көязләнүе, эшләр, яшәр өчен шартларның яхшыруы башкалага омтылучылар санын арттырган. Безгә читтән килеп укучы студентлар саны 30 процентка җиткән икән. Казанга йөреп эшләүчеләрнең дә ишәя баруын исәпкә алсак, бу хәлләр Казан җитәкчелегенә яңа мәшәкатьләр өстәгән. Юллар мәсьәләсен генә телгә алсак та, мәсәлән, Салмачы ягыннан Казанга керүче машиналар саны көненә алты мең ярымга җитә икән. Шуның өстенә Казанның үзендә дә машиналар саны инде 450 меңнән артык ди. Мондый «тыгызлык», әлбәттә, җитәкчелектә борчу тудырмый калмый. Ярый әле «М7» трассасына чыга торган туры юл салына башлады.
Утырыш барышында шәһәр эчендәге юлларны карап тотуның баш авыртуына әйләнүе турында да сүз булды. Быел карның бик мул булуыннан зарланып та алдылар. Казанда кар көрәргә кеше дә, техникасы да җитенкерәми икән. Илсур Метшин әйтүенчә, берничә ел элек 12 млн кв. метр мәйданда кар көрәгән булсалар, хәзер бу мәйдан 22 млн кв. метрга җиткән. Кыскасы, Казан шәбәйгән, үскән саен, мәшәкатьләр дә арта, «таяк ике башлы» булып чыга.
Чыгыш ясаучылар 2021 елның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәненә дә басым ясадылар. Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп яңа гына билгеләнгән Гүзәл Сәгыйтова шәһәрдә татар яшьләре өчен милли мохит тудыру мәсьәләсен күтәрде. Кызыклы иде аның фикерләре. Мәсәлән, башкалада татар яшьләре үзәге төзеп, анда башка милләт яшьләрен дә җәлеп итеп, милли тәрбия эшләре алып бару, рестораннарда, кунакханәләрдә эшләүчеләр өчен татар телен өйрәнү курслары ачу, урамнарда татарча кыска-кыска җөмләләр язылган баннерлар кую турындагы уйлары бик әйбәт һәм тормышка ашмастай түгел дип уйлыйбыз. Гүзәл Сәгыйтова Татарстан башкаласында ике дәүләт теленең бертигез дәрәҗәдә кулланылуы өчен җан атып сөйләде. Рәхмәт сиңа, сеңлем.
Илсур Рәис улының: «Тел язмышы – милләт язмышы, диләр. Телнең яшәве өчен без җаваплы», – диюенә дә күңел бик сөенде. Шул ук вакытта татарча чыгыш ясауның кайберәүләр өчен бер газап булуын күрү күңелдә борчулы хисләр уятты. Татарча сөйләргә азапланучы да, телебез үзе дә кызганыч иде. Президентның милли мәгарифкә кагылышлы сүзләре бу хисләрне тагын да тирәнәйтте кебек. Баксаң, бездә татарларның 19 проценты гына ана телендә белем ала икән. «Моннан дүрт ел элек кенә 26 процент булган», – диде Рөстәм Нургали улы. Ул балаларны өйдә укытуны да хупламый иде, өй шартларында бала, җитәрлек гыйлем ала алмау өстенә, коллективтан читләшүче, эгоист булып та үсәчәк. Уйлавыбызча, бу – шактый бәхәсле, четерекле проблема, ә каләм ияләре өчен аерым бер зур тема. Шуңа күрә хәзергә бик эчкәре керми торыйк. Рөстәм Миңнеханов Казан җитәкчелеге эшенә югары бәя бирде, әмма Президент Аппаратына халыктан бер ел эчендә торак-коммуналь хезмәткә кагылышлы 3,5 мең мөрәҗәгать керүен искә төшерде. Торак инспекциясенә – 8,5 мең, «Халык контроле»нә тагын 4 мең мәртәбә мөрәҗәгать иткәннәр. Кыскасы, проблемалар җитәрлек.
Мәсәлән, Казанга килеп эшләүчеләр яки төпләнеп калырга теләүчеләр өчен торак мәсьәләсен кайгыртудан тыш, шәһәр читләрендә индустриаль мәйданчыклар да булдырырга кирәк һәм мондый зур эшләргә, әлбәттә, республика җитәкчелеге алыныр. Хәер, Президент өчен эшнең зурсы-кечкенәсе юк иде бугай. Аны, мәсәлән, Казанда яшьләр сәясәте дә борчый. Яшьләрнең ихтыяҗлары белән кызыксынмасак, алар белән без эшләмәсәк, башка эшләүчеләр табылачак, дигән фикере бүген дөньяда барган проблемалар белән бәйле булса, мәктәп ашханәләре, балаларга кайнар аш бирү кебекләре әнә шул «эшнең кечкенәсе булмый» дигәнгә бер ишарә иде. Казанда демографик вазгыятьтән дә канәгать түгел Президент. Узган ел туучылар саны 750гә ким булган. Президентның: «Әллә картаябыз микән?» – дип куюы елмаерга мәҗбүр итсә, аннан соңгы сүзләре уйландыра иде. Ни генә булмасын, без артырга, ишәергә тиеш. Ә бу инде икътисадның торышына, яшәү һәм эшләү шартларына бәйле. Димәк… Димәк менә шул: җитәкчелекнең дә, депутатларның да бөтен уйлары һәм гамәлләре халык турында кайгыртуга бәйле булырга тиеш.
Утырыш барышында Сингапур тәҗрибәсен искә алучылар булды. Мин дә Сингапурга тәҗрибә уртаклашырга барып кайткан бер депутатның әйткәннәрен искә алдым әле. «Слушай, Сингапурда һәр җитәкче иртән торгач: «Мин бүген халык өчен тагын нәрсә эшли алам?» – дип уйлый икән», – дип шаккатып сөйләгән иде ул. Насыйп итсә, безнең халыкны да шаккатырырлар әле.

 

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү